Логотип Магариф уку
Цитата:

Юбилеегыз котлы булсын!

Хезмәттәшебез, "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире Мөнирә Хәлилрахман кызы Әнвәрова бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Ул тумышы белән Буа районының Әлки авылыннан. Ул 1979 елда Ка...

Хезмәттәшебез, "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире Мөнирә Хәлилрахман кызы Әнвәрова бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә.


 
DSC_0521

Ул тумышы белән Буа районының Әлки авылыннан. Ул 1979 елда Казандагы 10 нчы интернат-мәктәпне тәмамлый. Шул ук елны С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең кадрлар бүлегенә эшкә урнаша, бер үк вакытта читтән торып Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала.


Күренекле тел галиме, академик, ул вакытта татар теле кафедрасы мөдире Диләрә Гариф кызы Тумашева, М.Әнвәрованың тырыш, белемле, җаваплы булуын күреп алып, 1988 елны аны кафедрага өлкән лаборант буларак эшкә чакыра. 1991 елдан башлап исә 23 ел дәвамында Мөнирә Хәлилрахмановна студентларга белем бирә, аларның яраткан укытучысы була.


2014 елдан башлап М.Әнвәрованың хезмәт юлы журналистика өлкәсе – бер үк вакытта тарихи да, заманча да «Мәгариф» фәнни-методик журналы белән бәйле. Ул анда бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. 2014 елдан тел белгечләренең һәм мөгаллимнәрнең күптәнге хыялы булган өр-яңа журнал – «Мәгариф. Татар теле» басмасының чыгаручы редакторы булып та эшли башлый. Мөнирә Хәлилрахман кызының тырышлыгы белән журнал беренче саннан ук укытучыларның тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде.


Мөхтәрәм  хезмәттәшебезне олуг юбилее белән тәбрикләп, тормышында һәм хезмәтендә уңышлар телибез! 55 яшьлек юбилеегыз котлы булсын, Мөнирә ханым!


"Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары коллективы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ