Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Печән базары» фестивале узачак

 19 август көнне Казанда бишенче тапкыр яңа татар мәдәнияте фестивале - «Печән базары» үткәреләчәк. Бу юлы дизайнерлар, шагыйрьләр, музыкантлар, аш-су осталары, галимнәр, биючеләр, кинорежиссерлар, ба...

 19 август көнне Казанда бишенче тапкыр яңа татар мәдәнияте фестивале - «Печән базары» үткәреләчәк. Бу юлы дизайнерлар, шагыйрьләр, музыкантлар, аш-су осталары, галимнәр, биючеләр, кинорежиссерлар, балалар һәм аларның әти-әниләре «Черек күл» паркында җыелачак.


pchn_bzr_final


Бу елны фестивальдә киләсе мәйданчыклар эшлиячәк: 100 дизайнер катнашындагы дизайн-маркет; Казан тарихы, мәдәнияте һәм сәясәт темаларына лекторий; су киңлекләре, парк һәм архитектура юнәлешләре буенча экскурсияләр; алдынгы татар пешекчеләренең остаханәләре һәм аш-су көрәше; шигъри будка (тет-а-тет җанлы татар шигърияте); шигъри аудио-видео-слэм; «Сабыйлар» һәм «Кидспейс» үзәкләреннән балалар мәйданчыгы; астрономия, биология һәм математика буенча лекцияләр, яңа нәшрият презентациясе һәм Һарри Поттерның татарчага тәрҗемәсе белән «Гыйлем» проекты мәйданчыгы; «Бию for you» остаханәсе; яшь татар режиссерларының кыска метрлы фильмнарын күрсәтү.                                                                                                                       


Фестивальне үткәрү өчен мәйданчык итеп “Черек күл” паркы сайланды.


100 дизайнер катнашындагы ДИЗАЙН-МАРКЕТ


Беренче тапкыр ярминкәдә татар милли компонентларын кулланып эшләнгән 100 дизайнер продукциясе тәкъдим ителәчәк. Махсус заманча тегелгән милли киемнәр, сирәк китаплар, интерьер бизәкләре, сувенирлар һәм күптөрле башка кирәкле әйберләрне ярминкәдәге сату рәтләре арасында таба алачаксыз.


Ярминкә барышында яшьләр тырышлыгы белән XX гасыр башы рухы торгызылачак. Фестивальдә катнашучылар өчен татар милли киемнәренең берәр элементын киеп килү зарур. Бу фестивальнең үзенчәлекле дресс-коды булып тора. Әгәр катнашучының татар милли киеме булмаса, ул аларны сату рәтләреннән таба алачак.


Лекция һәм остаханәләр:


11:00-22:00    Казан кафе һәм рестораннарыннан стритфуд һәм өй ризыклары


14:00-15:00    Бикмаг vs Өчпочмак. Милли ризыклар дөньякүләм брендларга


                        ничек каршы тора ала?


Спикер: Чыңгыз Мусин, #EDATATAR авторлык милли аш-су челтәре җитәкчесе


15:00-16:00    Дөньядагы беренче кара кыстыбургерны пешерү остаханәсе 


                        Спикер: Султан Сафин, «Түбәтәй» беренче татар тиз туклану челтәре


                        хуҗасы


16:30-17:30    Талкыш каләве - әзерләү буенча остаханә


«Тәмле булсын» рестораны шеф-пешекчесе


ШИГЪРИ БУДКА


Тет-а-тет җанлы татар шигърияте: шагыйрь һәм тыңлаучы бер киңлектә. Алар бер-берсен күрми. Ләкин ишетә.


БИЮ FOR YOU


“Kazan” бию ансамбле хореографы Нигина Ахмадуллина берничә минутта татар биюе серләрен ачачак, баштан алып зур сәхнәдә чыгыш ясарлык дәрәҗәгә кадәр өйрәтәчәк.


ЛЕКТОРИЙ


14:30-15:15 «Федерализм – нәрсә, кайда һәм ничек»? – Айрат Фәйзрахманов, тарихчы, тарих фәннәре кандидаты.


Нәрсә ул федерализм һәм федерация? Нинди федерацияләр була? Нигә кайбер дәүләтләр федератив, ә башкалары андый түгел? Федерацияләр: акча, хакимият һәм халык.


15:15-16:00 «Татарлар 1917: миллият, инкыйлаб, мохтарият»  – Артур Галиәхмәт, тарих фәннәре кандидаты.


1917 елгы татар инкыйлабы драйверлары. 1917 - TatarVision. Идел-Урал: чынга ашмаган хыял. Idel-Ural: чит ил тарихчылары ни сөйли?


16:00-16:45 «Мал» белән «милләт анасы» арасында: XX гасыр башында татар кызларына караш» – Илдар Шәфыйков, ТРДА директор урынбасары


17.30-18.15 «Әлфия Авзалова тарихы»  – Рабит Батулла, язучы


 


Су киңлекләре тарихы, парк һәм архитектура юнәлешләре буенча ЭКСКУРСИЯЛӘР


12:30-14:00 «Казанның югалган сулыклары» – Марк Шишкин, тарихчы, публицист.


Кешеләр килеп урнашканчы Казан үзәге нинди булган? Ник Ак, Черек, Мунча һәм башка күлләрне киптергәннәр? Казанның су белән тәэмин итү һәм үткәрү системалары тарихы.


14:30-16:00 «Черек күлдә татар эзләре» – Әскәр Гатин, тарихчы, КФУ доценты.


Черек күл чынлап та черек булганмы? 100 ел элек күңел ачу индустриясе һәм татарлар. Черек күл һәм Ислам.


18:00-19:30 «Ничек 2 сәгать эчендә Казан архитектурасы остасы булырга» – Алена Лазуко, «Казань глазами инженера» проекты экскурсоводы.


Казанда һәм башка тарихи шәһәрләрдә ничек итеп төрле дәвер биналары янәшә яши? Ни өчен, үзәктән ерак китмичә, барокко, классицизм, модерн, конструктивизм, постмодерн һәм башка юнәлешләрнең нәрсә икәнлеген белеп була? Һәркөнне күреп белгән объектларга яңа караш.


ТЕАТРАЛЬ УКЫЛЫШ


Быел язучы һәм журналист Сөмбел Гаффарова Камал театрының яңа авторы булды – «Килмешәк» спектакле яңа сезонда куелырга тора һәм Кытайда Ibsen International фестивалендә күрсәтелү өчен әзер. «Печән базары» фестивалендә абсурд жанрында «Кораб» пьесасының укылышы узачак. Режиссерлар – «Театр.Акт».


 


ДИДЖЕЙ-СЕТ


«Yummy Music» студиясе тарафыннан тупланган өр-яңа һәм архивларда сакланган иң шәп татар музыкасы белән диджей-сетта таныша алачаксыз.


 


ШИГЪРИ СЛЭМ


Татар шагыйрьләренең көрәше финалы – аудио-видео-форматта.


КИНО


Яңа татар кыска метрлы фильмнар: Салават Юзеев, Рәдиф Кашапов һәм Ильяс Гафаров, Илшат Рәхимбай, Байбулат Батулла.


 


БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ


Быел балалар мәйданчыгы «Сабыйлар» балалар үзәген, Кидспейс балалар һөнәр клубын һәм Каюм Насыйри музеен берләштерәчәк. Фестивальне балалар өчен мөмкин кадәр кызыклы һәм файдалы итер өчен, КидсСпейс тематик стендлар, ә «Сабыйлар» махсус билингваль өйрәтә торган карталар тәкъдим итәчәк. Балалар минифермада уйный, флористика станциясендә букет ясый, туку станогында тукыма ясау һәм бурадан өй төзү процессын тергезә алачак.


Тематик остаханәләр:


12.00 Каюм Насыйри музееннан «Шифалы үләннәр» остаханәсе;


13.00 «Иске Казан» шәһәре декорацияләрен төзү остаханәсе;


14.00 «Минем уңыш» остаханәсе;


15.00 «Тизәйләнгеч» уенчыгын ясау остаханәсе;


16.00 Каюм Насыйри музееннан «Шифалы үләннәр» остаханәсе;


17.00 Татар милли бизәнү әйбере «Чулпы» ясау остаханәсе;


18.00 «Чәчәкле келәм» остаханәсе.


 


«ГЫЙЛЕМ» МӘЙДАНЧЫГЫ


«Печән базары» фестивале – «Гыйлем» берләшмәсе белән якыннан танышыр өчен менә дигән форсат. «Хәлбуки» лекториенең биология һәм геология буенча чираттагы чарасын күрү, «Һарри Поттер һәм Фәлсәфәче ташы» китабының татарчага тулы тәрҗемәсен тәкъдим итү һәм яңа татар нәшрияты концепциясе белән танышып, аның беренче китабын алып булачак.


Шулай итеп, бер көнгә «Черек күл» паркы чын заманча татар мәдәнияте үзәгенә әйләнәчәк. Фестивальдә эшлиячәк мәйданнар яшьләр һәм Казан шәһәре халкы хәтерендә зур мәдәни вакыйга булып истә калыр дип өметләнәбез.


Фестивальне Казан шәһәре хакимияте һәм Казанның парк һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра һәм ТР Мәдәният министрлыгы оештыралар.


Вакыты: 11:00-22:00


Урыны: «Черек күл» паркы


Керү ирекле!


 Фестиваль турында белешмә:


2013 елда бөек татар шагыйре Г.Тукай вафат булуының 100 еллыгында Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан шәһәренең башкарма комитеты белән берлектә 12 апрель көнне “Тукайның 100 еллыгы” акция-флэшмобын уздырды. Акция театральләштерелгән тамаша һәм “Печән базарын” үз эченә алды. 2014 елдагы “Печән базары” Казандагы туристик сезонның ачылышы белән туры килде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ялкын” журналы редакциясе белән берлектә “Уку паркы” проектын өстәде. Чарада катнашучыларга аерым дресс-код – XX гасыр башы шәһәр милли киеме билгеләнгән иде. Бу шул чорның атмосферасын тудыру өчен кирәк булды. 2015 елда “Печән базары” фестиваль статусын булдырды. Узган елда Гарри Поттерның 1нче бүлеге татар теленә тәрҗемә итеп тәкъдим ителгән иде, “Кисекбаш” дип исемләнгән әдәби-квест узды. Шулай ук беренчеләрдән булып татар милли китап графикасына конструктивизм керткән кеше рәссам-график Фаик Таһировның (1906-1978) “Печән базары” кысаларында  күргәзмәсе дә оештырылды. 2016 елда фестиваль VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы вакытында үткәрелде, анда 30 илдән һәм РФның 60 регионыннан 900 кеше катнашты.


Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ