Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Халыкара төрки кинофестивале узачак

21-25 март көннәрендә Казанда беренче тапкыр Халыкара төрки кинофестивале узачак. Фестивальдә Төркия, Казахстан, Үзбәкстан,Әзербайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан һәм Россия илләреннән кинокартиналар катн...

21-25 март көннәрендә Казанда беренче тапкыр Халыкара төрки кинофестивале узачак. Фестивальдә Төркия, Казахстан, Үзбәкстан,Әзербайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан һәм Россия илләреннән кинокартиналар катнашачак. Россиядән Татарстан, Башкортстан, Якутия,Хакасия, Төньяк Кавказ кинематографислары үз иҗат эшләрен жюри һәм халык хөкеменә тәкъдим итәчәк.


WhatsApp Image 2018-03-01 at 16.57.19
«Бу – Татарстан өчен зур дәрәҗәдәге чара, чөнки монда төрки дөньясының иң танылган кинорежиссёрлары килә, алар үзләренең кинофильмнарын күрсәтәчәкләр. Казанда инде халыкара мөселман кино фестивален уздыру тәҗрибәсе бар, шуңа күрә дә, Истанбулда, Төрки дөнья кино ассоциациясенең беренче утырышында кинофестивальне Татарстанда уздыру карары кабул ителде», - дип «ТатарКино» дәүләт учреждениесы директоры Миләүшә Айтуганова фестивальнең республикабыз өчен мөһимлеген билгеләп үтте. Төрки кино фестивале көннәрендә фильмнар «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк, Халыклар дуслыгы йортында иҗади очрашулар узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ