Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда эшмәкәрлеккә зур игътибар бирелә

Күптән түгел Казанда эшмәкәрләр өчен белем бирү форумы – «Перезагрузка» үтте. Баскет-холл спорт комплексында 6 меңләп катнашучы җыелды. Фото: mert.tatarstan.ru«Перезагрузка» - эшмәкәрлек компетенциялә...

Күптән түгел Казанда эшмәкәрләр өчен белем бирү форумы – «Перезагрузка» үтте. Баскет-холл спорт комплексында 6 меңләп катнашучы җыелды.


Фото: mert.tatarstan.ru Фото: mert.tatarstan.ru

«Перезагрузка» - эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерү буенча дөньядагы иң эре форум. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла. Максаты - Россия икътисадын һәм бизнесны яңа дәрәҗәгә күтәрү.


Форумның ачылыш тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты. Үзенең сәламләү сүзендә Президент җитәкчелекнең төп бурычы кече һәм урта эшмәкәрлекнең динамик рәвештә үсеше өчен яхшы шартлар булдыру икәнлеген ассызыклады. Бүгенге көндә тормышка ашырыла торган программалар махсус экономик зоналар, технопарклар,  ИТ-парклар булдыруны күздә тота.


“Бигрәк тә яшьләрне бизнес серләренә төшендерергә һәм үз эше белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырырга кирәк. Татарстан үзебезнекеләр генә түгел, башка өлкә эшмәкәрләре дә бирегә килеп, укып, үз эшләрен булдыру өчен җирлек булырга тиеш. Бу форум барыбыз өчен дә файдалы булыр дип ышанам. Киләчәктә мондый чаралар ешрак үткәреләчәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.


Форумны оештыручыларның берсе “Синергия” бизнес мәктәбе һәм университетының җәмәгатьчелек белән эшләү департаменты җитәкчесе Дмитрий Чубаров әйтүенчә, форумның Казанда уздырылуы очраклы түгел. “Эшмәкәрләргә ярдәм итү ягыннан, уңай инвестицион климат булдыру өлкәсендә дә Казан алга киткән төбәкләрнең берсе булып санала. Форумны уздыру өчен нәкъ менә бу шәһәрне сайлап ялгышмаганбыз дип уйлыйм”, - диде ул.


Татарстанның икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин да республикабызда эшмәкәрләргә зур игътибар бирелүе хакында сөйләде. “Әйтик, Татарстанда дәүләт сатып алуларында катнашучы кече эшмәкәрлек субъектлары саны ике тапкырга, эшмәкәрлек субъектларына заказлар былтыр 38 миллиард сумга арткан”, – дип белдерде ул.WhatsApp Image 2018-03-19 at 11.59.39


Форумда дөнья күләмендә танылган спикерлар, трафикны җәлеп итү буенча эксперт-практик Михаил Колмаков, “Синергия” бизнес мәктәбе ректоры Григорий Аветов, “Чәйхәнә №1” брендын булдыручы, әлеге проектның хуҗасы Алексей Васильчук һәм башка уңышка ирешкән эшмәкәрләр тәҗрибә уртаклашты. Алар интернетта үз бизнесыңны булдыру, социаль челтәрләрдә рейтинг җыю, икътисад базарында үз урыныңны табу серләрен ачтылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ