Логотип Магариф уку
Цитата:

3 айлык хезмәт хакын җилгә очырган

Тәмәке тартуның зыяны хакында никадәр генә сөйләсәләр һәм язсалар да, бу алым халыкны начар гадәттән туктата алмый. Дөрес, соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше модага кереп китте һәм бу тартучылар саны к...

Тәмәке тартуның зыяны хакында никадәр генә сөйләсәләр һәм язсалар да, бу алым халыкны начар гадәттән туктата алмый. Дөрес, соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше модага кереп китте һәм бу тартучылар саны кимүгә берникадәр йогынты ясады. Әмма Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, җир шарында тәмәке тарту аркасында үпкәдә яман шеш барлыкка килүдән – 90, хроник бронхиттан – 75, йөрәк өянәге аркасында 25 процент кеше үлә.


Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул Американың онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 нче елда гамәлгә куелган. Бу оешма 2003 елда тәмәкегә каршы көрәш конвенциясен кабул иткән, аңа 180 ил, шул исәптән Россия кушылган.


Халыкара тәмәкедән баш тарту көне кысаларында, Казан шәһәрендә дә, тәмәкедән баш тарту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, бик күп чаралар оештырылды. “Выбор” Бәйлелекне кисәтү үзәге белгече Луиза Хәкимова “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә махсус урта белем бирү учреждениесендә тәмәке тартуга каршы уздырылган “Бер көн” акциясе хакында сөйләде. Мондый чара тагын Казан шәһәренең 12 югары һәм урта белем бирү йортларында үткәрелер дип планлаштырыла.


“Бер кыз белән аның тәмәке өчен елына 36 мең сум акча тотуын санап чыгардык. 3 айлык хезмәт хакын җилгә очыруын белгәч, кыз үзе дә гаҗәпкә калды”, - ди белгеч.


Кайберәүләр тәмәке та­ртмасалар да атнага я­ки айга бер тапкыр ка­феларга кальян тартыр­га йөриләр. Чөнки мон­ы зыянсыз дип саныйла­р. Əмма табиблар әйтү­енчә, кальян тартуның­ бер сеансы-20 тәмәке­ тартуга тиң.


Әлеге начар гадәттән котылырга теләүчеләр Республика наркология диспансеры белгечләренә мөрәҗәгать итә алалар. Биредә махсус консультация бүлмәләре бар.


Чыганак: «Татар-информ» МА Чыганак: «Татар-информ» МА

“Тәмәке тартуны ташларга теләүчеләрнең, әлеге кабинетларга мөрәҗәгать итүдән тыш, кайнар линия телефонына шалтыратып, бушлай консультация алу мөмкинлеге дә бар. Моның өчен максат куеп,  272-19-82 номерын гына җыярга кирәк”, - ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры баш табибының балалар наркологиясе буенча урынбасары Степан Криницкий.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ