Баннофи Пай торты
Кирәкле әйберләр.
400 грамм печенье
130 грамм атланмай
1 банка кайнатылган «сгущенка» («вареная сгущенка»)
3 данә банан
400 мл 33% лы сливки
2 аш кашыгы шикәр пудрасы
1 чәй калагы ванилин
Әзерләү:
Печеньене уклау белән яки блендер ярдәмендә изәбез. Шуңа эретелгән атланмай салып болгатабыз. Формага (табага да мөмкин) җәеп куелган пергамент өстенә изелгән печеньене салып, стакан төбе белән баскалап, тыгызлап куябыз. Таба янына калын “киртәләр” ясап куярга кирәк. Табаны 20 минутка туңдыру камерасына куеп торабыз.
Печенье өстенә “сгущенка”ны ягабыз, өстенә телемләп киселгән бананны тезәбез (бер катлам да, күбрәк тә ярый – кем ничек тели). Табаны кабат суыткычка куеп торабыз. Ул арада сливкига ванилин һәм шикәр пудрасы кушып, блендер яисә миксер ярдәмендә күпертәбез. Тизлектән кечкенәдән башлап, әкренләп арттырырга кирәк. Сливкиларны банан өстенә салып, матурлап җәябез. Тортның өстен уган шоколад белән бизәргә була.
Материал, фото: Чулпан Филиппова, хуҗабикә
Комментарийлар