Казан мэрының исемле стипендиясенә кемнәр лаек булды?
19 декабрь көнне Ратушада 2024 ел нәтиҗәләре буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Төрле казанышлар өчен бүләкләрне балалар музыка, сәнгать, хореография, спорт мәктәпләре укучылары, студентлар һәм аспирантлар алды. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел конкурска барлыгы 500 гариза килгән. Белгечләр 50 мең сум күләмендә стипендия алачак 16 аспирант һәм ординаторны билгеләп үттеләр. Югары уку йортларының 20 студентына һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре әгъзаларына – 35әр мең сум, һөнәри белем бирү учреждениеләренең ике студентына 20әр мең сум акча тапшырылачак. Өстәмә белем бирү учреждениеләренең 31 укучысы 25 мең сум күләмендә стипендия алачак. Индивидуаль номинациягә бирелгән 10 атлетка 25 мең сум күләмендә бүләкләү каралган, ә спорт командасына – 100 мең сум.
Тантана вакытында берничә стипендиат тамашачылар алдында чыгыш ясап, үз сәләтләрен күрсәтте. Аларның берсе – күптән түгел «Голос. Дети» программасы финалында икенче урынны алган Сәид Галиуллин. Ул «Веселый ветер» җырын башкарды. Ә Аида Хәсәмиева рояльдә «Сөембикә турында истәлек» пьесалар циклыннан үз композициясен уйнады.
Фото: Марат Мугинов
Комментарийлар