Рөстәм Миңнеханов Илсур Һадиуллинга мәктәп автобусларына сертификат тапшырды
19 декабрьдә Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX еллык съезды узды. Чарада төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
2024 ел ахырына кадәр республиканың муниципаль районнары федераль акчалар хисабына сатып алынган ПАЗ һәм ГАЗ маркалы 50 яңа автобус алачак. Шуларның 17се-ПАЗ автобусы һәм 33е-ГАЗ автобусы.
Автобуслар 12 дән 32 гә кадәр укучыны йөртүгә исәпләнгән һәм балаларның куркынычсызлык таләпләренә тулысынча туры килә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы телеграм-каналы
Комментарийлар