Татарстанда күп балалы гаилә көне барлыкка киләчәк
Татарстанда яңа истәлекле дата — күп балалы гаилә көне барлыкка киләчәк. ТР рәисе Рөстәм Миңнехановның тиешле указы проекты корррупциягә каршы экспертиза уза.
Күп балалы гаилә көнен 23 гыйнварда билгеләп үтү планлаштырыла. Документта: «Гаиләнең дәүләт һәм җәмгыятьне үстерүдәге мөһим роленнән чыгып, шулай ук күп балалы гаиләнең социаль әһәмиятен арттыру максаты күздә тотылып, истәлекле датаны гамәлгә куярга кирәк» дип әйтелгән.
Фото: freepik.com
Комментарийлар