Бүгенге театр сулышы «Хыялга бер адым» спектаклендә
18 декабрь көнне Кәрим Тинчурин театрында «Хыялга бер адым» бер сәяхәт тарихы премьерасы тәкъдим ителде. Режиссеры — Туфан Имаметдинов.
Пьеса авторы — Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.
— Пьесаны язганчы, ярты еллап уйлап, фикерләремне туплап йөрдем. Язып бетергәч, аны кабат эшләү тагын да озын процесс булды. Биредә артистлар да үзләре бик теләп катнашты: фикерләрен, үзләренең үзгәрешләрен әйттеләр. Бу үзем өчен дә иҗади лабораториягә тиң булды, — дип сөйләп үтте ул.
Автор сүзләренчә, вакыйгада бүгенге көн театрының да сулышы сизелә. Театр 100 ел татар халкы һәм сәнгатькә хезмәт иткән булса, бүгенге көндә дә ул шул ук юлда.
Автор фотолары
Комментарийлар