Яңа ел чаралары программасы билгеле
Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Бәйрәм чаралары мәдәни программасы белән Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов таныштырды.
Елдагыча «Казан» гаилә үзәге Яңа ел чараларын уздыруының төп мәйдәнчыгы булып торачак. Биредәге төп чыршы 24 декабрь 18:00 сәгатьтә ачылачак. Чаралар «Ак елан» риваяте нигезендә үткәреләчәк.
Төп чыршы ачылышына кадәр шәһәр халкын һәм кунакларын 17:30 сәгатьтә «Фестивальный» бульварында Яңа ел дефилесында катнашырга чакыралар.
— Без фестиваль бульварыннан «Казан»гаилә үзәгенә кадәр дефиле узачакбыз. Бер теләк — катнашучылар ак төстәге киемнән һәм үзләре ясаган ак чыршы уенчыклары белән килсеннәр, — дип аңлатты Азат Абзалов.
Чыршы шәһәрчекләре Казанның барлык районнарында да ачылачак. Кайберләре белән түбәндә таныша аласыз:
– Иске татар бистәсендәге чыршы шәһәрчәге үзенең утларының 20 декабрь 15:45 сәгатьтә кабызачак;
– Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе каршындагы сквер чыршысы 20 декабрь 16:00 сәгатьтә ачылачак;
– «Калейдоскоп» паркында 23 декабрь 16:00 сәгатьтә тантаналы ачылыш көтелә;
– Дәрвишләр бистәсендә бәйрәм программасы 21 декабрь 16:00 сәгатьтә узачак.
Чыршы шәһәрчекләре 22:00 сәгатькә кадәр эшлиячәк. Ә Яңа ел төнендә алар иртәнге өчкә кадәр ачык булачак.
Автор фотосы
Комментарийлар