Логотип Магариф уку
Цитата:

30 градус эсседән ничек сакланырга?

Ниһаять, без зарыгып көткән җәй дә килде. Урамда 30 градус эссе. Хәзер инде рәхәтләнеп пляжда кызынырга, су керергә була. Ләкин мондый һава торышы сәламәтлеккә дә начар яктан тәэсир итәргә мөмкин.Эссе...

Ниһаять, без зарыгып көткән җәй дә килде. Урамда 30 градус эссе. Хәзер инде рәхәтләнеп пляжда кызынырга, су керергә була. Ләкин мондый һава торышы сәламәтлеккә дә начар яктан тәэсир итәргә мөмкин.


WhatsApp Image 2018-06-27 at 16.48.09Эссе көннәрдә сәламәтлеккә зыян китермәс өчен, кайбер кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк:


1. Җәй көне җитен һәм йон тукымадан тегелгән киемнәр киеп йөрергә тырышыгыз. Синтетик кием-салым бактерия үрчү өчен яхшы җирлек булып тора, ә тар кием организмда җылылык алмашын боза һәм сулыш алуны кыенлаштыра. Өйдән чыкканда тәннең ачык торган урыннарына кояштан саклый торган крем сөртегез. Баш киеме кояш сугудан саклар.


2.Тәмәке һәм спиртлы эчеслекләрне чамадан тыш күп кулланудан тыелып торыгыз. Тартучы кешедә тромблар барлыкка килү мөмкинлеге чамадан тыш югары. Алкогольнең организмда таралуы йөрәк ритмын боза, ә бу эссе көннәрдә бигрәк тә куркыныч, чөнкийөрәк-кан тамыры системасына йөкләнеш әлеге чорда болай да югары була.


3. Күп итеп сыеклык кулланыгыз. Лимонад, квас, пиво кебек эчемлекләр түгел, ә чиста су эчегез. Чөнки кызу көннәрдә организм бик күп күләмдә дым югалтырга сәләтле.


4. Эсседә азык-төлек бик тиз бозылганлыктан, бу чорда агуланулареш очрый. Холодильник булмаган җирдән  ризык сатып алмаска тырышыгыз. Чөнки сез аның никадәр вакыт кояшта ятканын белә алмыйсыз. Ашамлыкларны холодильниктан алгач, 4 сәгатьтән дә артык сакламагыз.


5. Спорт залларына йөрүчеләргә күнекмәләр вакытында йөкләнешне киметергә киңәш ителә. Чөнки спорт белән шөгыльләнгән вакытта җылы алмашыну 5 тапкырга арта, димәк организмада су запасы кими.


6. Көндезге 11 дән алып сәгать 4 кә кадәр кояшның иң актив вакыты булганга күрә, урамда йөрүдән тыелып торсагыз яхшы булыр. Бу вакытта сез кызынмаячаксыз, ә киресенчә, тәнегезне  яндырачаксыз.           Мондый очракта тире төрле авыруларга тиз бирешергә, җыерчыклар барлыкка килергә мөмкин.


7. Ашауга кызынмагыз һәм су кермәгез. Бу йөрәккә зур йөкләнеш бирергә мөмкин. Эссе вакытта ашауны киметегез, чөнки аны эшкәртү өчен күп күләмдә энергия таләп ителә. Майлы ризыклардан баш тартыгыз, күбрәк яшелчә, җиләк җимеш һәм боткалар ашагыз.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ