Логотип Магариф уку
Цитата:

 85 яшендә дә яшь әле ул

Мәркәзебез Казан каласында урыс телендә уңышлы эшләп килүче Яшь тамашачылар театры шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тантана көтеләсен театр фойесыннан ук тоярга мөмкин иде. Фойе э...

Мәркәзебез Казан каласында урыс телендә уңышлы эшләп килүче Яшь тамашачылар театры шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тантана көтеләсен театр фойесыннан ук тоярга мөмкин иде. Фойе эче йөрәк белән генә сиземли торган бәйрәм сүрүенә төренгән. Аның борылмалы чатларына   театр сәхнәсендә нәниләр өчен күрсәтелгән  тамаша каһарманнарының сыннары куелган. Аларның кунаклар белән очрашу мизгелләрен көтә-көтә зарыгып  бетүләре йөзләренә чыккан. Тарихи мизгелләрне истәлеккә калдыру өчен синең белән тизрәк фотога  төшәргә теләүләре күренеп тора. Алар  янәшәсендә республикабыз театрларыннан килгән танылган артистларыбызның  көләч йөзләре чалынып китә. Тамашачылар арасыннан ара- тирә каләмдәш дуслар да килеп чыга. Беренче кыңгырау яңгырауга, кунаклар тамаша залына агыла башлады.


Тантана театр артистлары тарафыннан  аның тарихын чагылдырган вакыйгаларны бер бер артлы җанландырудан башланып китте. Бу тарихи йортны заманында, шәһәрнең Сәүдәгәрләр җыены бинасы буларак, Казан сәүдәгәре Николай Журавлев төзеткән булган. Совет хакимиятенең беренче елларында биредә Татар мәдәният йорты ачылган. Икенче төрле аны Шәрык клубы дип тә йөрткәннәр. 1922-1924 елларда аның сәхнәсендә “Сәйяр” труппасы нигезендә төзелгән беренче татар дәүләт театры  тәүге спектакльләрен күрсәтә. 1932 елның 30 ноябрендә  яңа гына оештырылган Яшь тамашачылар театры үзенең иҗади хезмәтен  беренче тапкыр Казан халкына нәк менә шушы сәхнәдә тәкъдим итә. Шул елдан башлап, 30 ноябрь аның туган көне булып исәпләнә. Сугышка кадәр театр тамашачыга ай саен 15 спектакль күрсәтә. 1942 елда театр коллективына чолганышта калган Сталинградтан 28 артист килеп кушыла. 1955 елның 25 ноябреннән коллектив Ленин комсомолы исемен йөртә башлый. Булачак мэтр Марсель Сәлимҗанов 1962 елда,  режиссёр буларак,   “Кояш төене” исемле беренче спектаклен сәхнәгә куя. 1964 елда баш режиссёр булып эшли башлый һәм тәүге хезмәте итеп А. Островскийның “Бирнәсез кыз” әсәрен сәхнәләштерергә  алына. Менә шулай еллар үткән саен сәнгать коллективы тәҗрибә туплый. Бөтенроссия һәм халыкара театр фестивальләрендә,   конкурсларында катнашып танылу ала. ТЮЗлылар 1996 елда У. Шекспир әсәре буенча куелган “Давыл” спектакле белән (реж. Б. Цетлин.), Россия театрлары арасында беренче булып,  “Елның иң яхшы спектакле” номинациясендә “Алтын маска” исемле югары театр премиясенә лаек була. Шушы  казаныштан соң,  коллектив бер-бер артлы яңа иҗат үрләре яулый башлый. Менә аларның кайберләре: елның иң яхшы спектакле номинациясендә “Алтын маска” премиясе – “Розенкранц һәм Гильденстерн - үлеләр” (Т. Стоппард), режиссёр Г.Цхвирава, 2003.; “Алтын маска”ның берьюлы 4 номинациясендә - “Тирәннән…”спектакле (“Рәссам Винсент Ван Гог”), Т. Имаметдинов, 2017.; театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе, 2017 һ.б.


Фото: .kzn.ru Фото: .kzn.ru

Театр коллективын олуг бәйрәмнәре белән иң беренче булып  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова котлады. Яшь иҗатчыларга уңышлар теләгәннән соң, Римма ханым театр директоры Айгөл Горнышевага Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатын һәм Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның сәламен тапшырды. Котлаучылар арасыннан иң соңгысы булып сәхнәгә Татарстанның Мәдәният министры Айрат Миңнемулла улы Сибгатуллин күтәрелде. Тамашачылар шушындый олуг бәйрәм тантанасында министрның  бер төркем артистларга, сәхнә хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр, күкрәк билгеләре, мактау грамоталары тапшыруын нур өстенә нур иңгән кебек кабул иттеләр.  Айрат Миңнемулла улының  Татарстан Президенты театрга  “Форд” автобусы бүләк итте, дигән хәбәренә , мөгаен,  аеруча артистлар шатлангандыр. Сәях артистлар өчен иң кирәкле шәй – шәп машинадыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ