Логотип Магариф уку
Цитата:

Ачылмаган ачык сер

Нурлат районының ике гомуми  урта белем бирү йорты – Егоркино һәм Якушкино мәктәпләре республиканың йөз иң яхшы мәктәбе исәбендә йөри. Ә менә Фома урта мәктәбе ул исемлеккә керми. Шулай булса да район...

Нурлат районының ике гомуми  урта белем бирү йорты – Егоркино һәм Якушкино мәктәпләре республиканың йөз иң яхшы мәктәбе исәбендә йөри. Ә менә Фома урта мәктәбе ул исемлеккә керми. Шулай булса да районда аны башкаларга үрнәк итеп куялар. Моның сәбәбен сорагач, район мәгариф бүлеге җитәкчесе, район башкарма комитеты рәисе урынбасары Ленар Нурисламович Мәнәпов гади генә әйтеп куйды:


– Аны тәмамлап чыгучылар тулысынча югары, махсус уку йортларына укырга керә. Соңгы ике унъеллыкта оешкан андый-мондый вузларга түгел, ә Казан медицина университеты, Казан дәүләт университеты һәм химия-технология, авиация юнәлешендәге бай тарихлы, абруйлы уку йортларын сайлый һәм уңышлы тәмамлап чыга. Мәсәлән, Сафиуллина Рузилә, Насыйбуллина Ләйсән, Насыйбуллина Лилия, Газизов Раил Казан шәһәрдәре хастаханәләрендә табиб булып эшлиләр. Районыбызда төрле өлкәләрдә җитәкче булып эшләүче Шәрәпов Касыйм, Сафиуллин Ислам, Сафиуллин Нәгыйм, Сафиуллин Рәфис, Шәрапов Рамил, Шәрәфутдинов Әхтәм, Әхмәтҗанов Илдус, Фатыйхов Касыйм һәм тагын бик күпләр шул мәктәпне тәмамлаган.
фото1 001Әлеге хәлнең сәбәбе, бер караганда, өстә ята кебек. Егоркино һәм Якушкино авылларында, башлыча, чуваш халкы яши, ә мәктәпләрендә төп укыту рус телендә оештырылган. Чуваш теле аларда фән буларак кына керә. Фомада исә – татар урта мәктәбе. Анда предметлар ана телендә укытылып, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек ике – татар һәм рус телләрендә алып барыла. Мин укыту төрле телләрдә алып барылган мәктәпләрне капма-каршы куярга җыенмыйм. Ләкин күптән түгел Мәскәүдәге Пашковлар йортына урнашкан Россия дәүләт китапханәсендә узган конференциядә чагылып үткән бер фикерне куәтләмичә булмый. Көнчыгышны өйрәнүче галимнәр катнашында Россия Федерациясендәге ике төп дин – христиан һәм мөселман диннәренең имин һәм дустанә яшәвенә багышлап үткәрелгән әлеге чарада баланы ана телендә укыту вә тәрбияләүнең өстенлеген дәлилләгән фикерләр дә яңгырады. Мин үзем дә анда хәзерге Татарстан җирләрендә революциягә кадәрге мәдрәсә һәм «земская школа»лар аша үзенчәлекле мәгариф системасы барлыкка килү турында зал хупларлык чыгыш ясадым. Идел буенда яшәүче  рус булмаган халыкларны, чуваш, мари, удмурт авылларында махсус мәктәпләр ачып, христиан диненә күндерү белән шөгыльләнгән Казан семинариясе профессорлары да балаларның фәннәрне начар үзләштерүен дәресләрнең ана телендә алып барылмавыннан килеп чыкканын таныганнар. Моны ул чакта әлеге милләтләрнең үз әлифбасы, шунлыктан үз телләрендә дәреслекләре булмау белән аңлатырга була. Ләкин ана белән бала арасындагы тән һәм җан берлеген, димәк, аң һәм телнең бер үк ми тышчасы астында яшәвеннән килеп чыккан бердәмлекне һич инкарь итеп булмый. Минемчә, Фома педагогларының уңышында шушы чынбарлыкның бер чагылышын күрергә була.


Фома урта мәктәбе 1965 елда ачылган. Бүгенге көндә нык, төзек, якты бинага урнашкан бу уку йортында өч – Фома, Зирекле, Биккол авылларыннан 98 укучы гомуми белем алып кына калмый, аларга һөнәри юнәлеш тә бирелә. Моның өчен әйбәт җиһазландырылган  махсус класс бар. Узган ел 18 егет һәм кыз мәктәптән машина йөртү таныклыгы алып чыккан. Компьютер классы – имтиханнарга уңышлы әзерләнү өчен мөһим база. Фома педагоглары һәм укучылары аннан математика, информатика фәннәрен үзләштерүдә тулы көчкә файдаланалар. Мәктәпнең хәзерге директоры Хәлим Сафиуллин – үзе дә шушы мәктәптә урта белем алып,  Казан педагогия институтын тәмамлаган кеше. Ул институттан соң туган мәктәбенә әйләнеп кайткан һәм, укытучы, уку бүлеге мөдире баскычларны узганнан соң, унтугыз ел элек директор итеп билгеләнгән. Хәзер Хәлим Сәлимович хаклы рәвештә райондагы иң көчле идарәче – мәктәп директорларының берсе санала.


Рисунок1


Май чүлмәге тышыннан билгеле булган кебек, әлеге укыту, белем-тәрбия хуҗалыгының ныклы кулда булуы да читтән үк күренеп тора. Мәктәпнең өйрәтү-тәҗрибә кишәрлеге генә дә 2 гектар җир били. Билгеле инде, укучыларны биология-агрономия серләренә төшендерүдән тыш,  педагоглар белән бергәләп үстергән мул уңышның балаларны кайнар аш белән тукландыруда әһәмияте зур. Ләкин хикмәт тышкы күренешнең күркәмлелегендә генә түгел. Эче көмеш бу мәктәпнең. Мин, мәсәлән, бирегә килгәндә: «Нишләп татар мәктәбе рус авылында урнашкан икән?», – дип гаҗәпләнеп калган идем. Авылның мәдәни-тарихи  мирасына багышланган сайтына кергәч, ул сорауга бик тиз җавап табылды. Борынгы заманнарда Ерыклы елгасы буйлары зирек агачлыгы белән капланган булган. 1790 елда бирегә Россия чикләрен ныгыту максаты белән җибәрелгән казаклар, аны кисеп, чәчүлек җиренә әйләндергәннәр. Авыл да казак Фомин фамилиясеннән Фома (Фомкино)  исеме белән йөртелә башлаган. Тирәнрәк карасаң, әлеге риваятькә халкыбыз тарихындагы тулы бер фаҗигале чор сыйган. Аны мәктәпнең тарих эзтабарлары өйрәнгән. Сайтка мәгълүматны да укучы Лиана Насыйбуллина туплап биргән. Әйтәсе килгән фикер шул: Фома татар урта мәктәбендә сыйфатлы белем бирү дөньяга киң карашлы шәхес тәрбияләүне бергә үреп баралар. Мәктәп директоры Хәлим Сәфиуллин үзе бу хакта менә нәрсәләр яза:


«Бүгенге көн яшьләре, заман белән бергә атлап, үз алдына төгәл максат куеп, киләчәген ачык күз алдына китерүче шәхес булып формалашырга тиеш. Зыялы, белемле, алдынгы карашлы, милләте өчен җавап бирердәй, толерант, көндәшлеккә сәләтле кешеләр генә үз милләтен тиешле югарылыкка күтәрә ала. Минемчә, киләчәк кешесе тәрбияләү өчен, һәр укытучы менә шушы асыл сыйфатларны үзенең укучыларында булдыру өстендә эшләргә, эзләнергә, даими белемен күтәрергә тиеш.


Безнең Фома урта гомуми белем мәктәбе коллективы укыту – тәрбия процессында бу юнәлештә эшне тиешле дәрәҗәдә үти дип саныйм мин. Гасырлар буена халык тарафыннан тупланган, буыннан буынга күчеп килгән һәм тәрбия процессында кулланылган ысуллар, гыйлем-күнекмәләр, гомуми кабул ителгән һәм  адәткә кергән таләпләр, гореф-гадәтләр, милли педагогик карашлар яшь буынга сыйфатлы белем бирүдә бүген дә үзенең актуальлеген югалтмаган.


Бүгенге көн укучысы заман тәкъдим иткән төрле мәгълүмат ташкынында югалып калырга да мөмкин. Кирәклесен, файдалысын сайлап алырга ул әле әзер түгел. Мәктәпләрдә эшләп килгән фән түгәрәкләре, сәләтле балалар белән аерым эшләү программалары, яңа интернет-технологияләр, төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашу укучыга дөрес юнәлеш алырга ярдәм итә».  Моның өчен Фомада әзерлекле укытучылар коллективы бар. Унҗиде педагогның унҗидесе дә югары белемле. Шуларның дүртесе – югары, унөче беренче категорияле укытучы. Тырыш, омтылучан, нәтиҗәгә эшләүче педагогларның хезмәтен бәяләү өчен кертелгән грант системасы Фома педагогларына үз-үзләрен күрсәтү форсаты биргән. Биредәге укытучыларның яртысына якыны ул бәхетне татып караган инде. Шул исәптән мәктәп директоры үзе «Иң яхшы мәктәп директоры» грантына ия булган. Дөресен әйтергә кирәк, әлеге система педагогларны укучылар белән тәрбия эшләре алып бару, белемнәрне тирәнәйтүдә яңа ысуллар куллануга зур этәреш бирде. Фома мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә, Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабында татар теле, математика, технология, рус теле, биология, ОБЖ, физкультура, тарих фәннәреннән призлы урыннар яулап , мөгаллимнәргә тагын да рухланыбрак эшләү өчен канат куйганнар.


коллектив 001


Фома урта мәктәбендә физкультура, инглиз, рус телләре химия, биологиядән тыш барлык предметлар татар телендә укытыла. Биредә балаларга имтиханнарны ана телендә бирү мөмкинлеге дә тудырырылган. Тик Бөтенроссия тикшерү эшләренә (ВПР, ДЙА, ТДИ, БДИ) әзерлек рус телендә бара. Имтихан-сынаулар – алар тугыз – унбер еллык уртак хезмәтнең нәтиҗәсе генә. «Сыйфатлы белем бирү максатыннан яңа мәгълүмати педагогик технологияләр куллануга зур игътибар ителә. Барлык дәресләрдә дә үстерешле укыту методикасы киң кулланыла. Мәсәлән, төркемләп эшләү (төркемнәргә укучылар үзләштерү дәрәҗәләренә карап туплана), уеннар куллану («Чылбыр», «Кем тизрәк», «Югалган сүзне тап», «Иптәшеңне төзәт», «Матбугат конференциясе»),  үзара дәфтәрләр тикшерү, проблемалы укыту алымы, үзбәя кую, рефлексия алымнары. Дәрес темасына проектлар яклау буенча дәрес-презентацияләр үткәрелә», – дип ачыклык кертә бу уңайдан Хәлим Сәлихович.


Бу мәктәптә булганда, анда ана теленә аеруча зур хөрмәт күреп, бер яктан гаҗәпләнсәк, икенче яктан горурланып та куйдык. Укучыларда фәнгә мөнәсәбәт укытучының әзерлегенә, аны балаларга нинди осталык белән җиткерүенә бәйле икәнен барыбыз да аңлый. Биредәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлүсә Дамир кызы Әһлиуллина, Резеда Дамир кызы Сафиуллина чын мәгънәсендә үз предметларының фидакарьләре. Моны мәктәп коллективы да, район җитәкчелеге дә таный. Ике педагог та югары квалификациягә ия. Алар шул дәрәҗәгә лаек булуларын елдан-ел раслап киләләр. Гөлүсә ханым район хакиме грантыннан тыш, ике ел рәттән «Безнең иң яхшы укутучыбыз», өченче елны «Укытучы-остаз» грантларын алган. Резедә ханым да «Мәгариф» өстенлекле проект җиңүчесе, «Иң яхшы укытучыбыз» грантына да ия. Боларны күктән иңгән  бүләкләр дип әйтә алмыйсың. Даими эзләнү, укучылардан үз предметларын яраттыра алу осталыгының бер нәтиҗәсе ул. Фома мәктәбе укучыларының  бердәм дәүләт тестларында, район буенча гына түгел, республика күләмендәге уртача күрсәткечтән югарырак дәрәҗәгә ирешүе дә шуны дәлилли.


Татар телендә сыйфатлы белем биреп яки алып булмый, дип тәкърарлаучыларны Фома укытучылары тәрбияләгән балаларның кайбер уңышлары белән төгәлрәк таныштырып үтсәк тә зыян булмас. Татар теле һәм әдәбиятыннан предмет олимпиадаларында яшь фомалыларның муниципаль олимпиадаларда җиңүче һәм призерлар булып торуына күнегеп беткәннәр инде. Үткән уку елында ике укучылары – 8 сыйныфтан Гафурова Алия (укытучысы  Г.Д.Әһлиуллина), 10 сыйныфтан Шәрапова Ләйсән (укытучысы Р.Д.Сафиуллина) республика этабында призер яулап кайтканнар. Әле шунысы да искә алырга кирәк: республикада оештырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә аларның укучылары саф татар телендә чыгышлар ясап  диплом һәм грамоталарга лаек була. Ике ел рәттән интеллектуаль конкурс «Тамчы – шоу»да, республикадагы «Алтын каләм» бәйгесендә, Мәскәүдә үткәрелә торган «Страница семейной славы – 2015» Халыкара интернет-конкурсында – ике ел рәттән җиңүчеләр дә Фома  татар мәктәбендә тәрбияләнүчеләр.


Инде әйтәсе килгән һәм язылганнарга соңгы сызык итеп, тагын бер чынбарлыкны өстәп куйыйк та шуның белән татар телен үзләштерү мөмкинлекләре һәм ана телендә укыту өстенлекләре турындагы фикеребезне әлегә тәмам итик. Фома мәктәбендә катнаш никахтан туган һөм тәрбиягә алынган чи рус балалары да укый. Тел укытучыларының һәм тәрбиячеләрнең тел өйрәтүдә дөрес методика куллануы нәтиҗәсендә алар татар телендә аралаша һәм фәннәрне татар телендә үзләштерә. Мәктәпнең үзенчәлеге турында кат-кат сүз кузгалгач, миңа коллективта болай дип җавап бирделәр: «Бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхреддин: «Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр милләтнең күтәрелүенә ярдәм итәргә тиеш», – дип васыять иткән. Без менә шул васыятьне үтәү юлында».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ