Логотип Магариф уку
Цитата:

Айгөл Садриева: «Күн мозаикасы эшен кытайлылар үзләштерә алмаган!»

Бүген Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында башкалабыз кунаклары – матбугат вәкилләре өчен «Татарстан осталарыннан күн мозаикасы» дип аталган интерактив мәйданчык тәкъдим ителде. Н.Фешин исемендә...

Бүген Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында башкалабыз кунаклары – матбугат вәкилләре өчен «Татарстан осталарыннан күн мозаикасы» дип аталган интерактив мәйданчык тәкъдим ителде. Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган Айгөл Садириеваның кул эшләнмәләре, остаханәсен күрсәтүе матбугат вәкилләрендә зур кызыксыну уятты. 
 Айгуль
Туган як табигатеннән илһам алучы әлеге кыз әтисе белән остаханә ачып җибәргән. Хатын-кызлар өчен сумка, телефон букчаларына милли орнаментлар төшерергә яратучы кыз бер сумка ясау өчен атнага якын вакыт китә дип сөйли. Шуңа күрә кулдан ясалган әйберләрнең бәясе дә лаеклы дәрәҗәдә булырга тиеш дип саный ул. «Тәҗрибәм аз булганлыктан, әлегә кечерәк сумкаларны – 4800, зурракларын 5800 сумга бәялим», – ди Айгөл һәм шул җәһәттән укытучысы белән булган хәлне сөйләп бирә. «Шулай бервакыт остазым Кытайга барып, андагы эшмәкәрләрне күн мозаикасы белән таныштырып кайткан. Тегеләр әллә ни шаккатмыйча гына: «Моның бернәрсәсе дә юк, станок уйлап чыгарабыз һәм җитештерүгә чыгарабыз», – диешкән. Әмма берникадәр вакыттан соң кире очрашкач, «күпме баш ватсак та, серенә төшенә алмадык», – дигәннәр. Шуңа күрә, – ди Айгөл, – Казанга килгән һәр туристка безнең эшләнмәләрнең чит илдә түгел, бездә һәм кулдан ясалганын аңлатырга туры килә. Шул вакытта гына алар аның никадәр кадерле һәм кыйммәтле булуын аңлыйлар». 
сумка
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ