Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ак сирень»дә рус һәм чит ил композиторлары әсәрләре яңгыраячак

Республика башкаласын футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында төрле спорт һәм мәдәният чаралары гөрләтеп торачак. Һәр елны июнь башында үткәрелә торган “Ак сирень” дип аталган Сергей Рахманинов исе...

Республика башкаласын футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында төрле спорт һәм мәдәният чаралары гөрләтеп торачак. Һәр елны июнь башында үткәрелә торган “Ак сирень” дип аталган Сергей Рахманинов исемендәге Халыкара фестиваленә дә әлеге зур чара уңаеннан үзгәрешләр кертелгән. Быел ул 2 июньнән 7 июльгә кадәр барачак. Бу турыда матбугат конференциясенә җыелган журналистларга әлеге фестивальне оештыручы, Татарстан Дәүләт симфоник оркестры дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский белдерде.


Фото: tatar-inform.ru Фото: tatar-inform.ru

Казан халкы һәм килгән кунаклар фортепиана музыкасына багышланган фестивальдә Рахманинов, Гершвин, Лютославский, Шостакович, Мендельсон, Римский-Корсаков, Прокофьев, Щедрин һәм Стравинский әсәрләрен ишетеп, хозурланачак. Башкаручылар арасында дөнья күләмендә танылу алган музыкантлар Россиянең халык артисты Денис Мацуев, фин пианисты Олли Мустонен, Чайковский исемендәге XV конкурсның I премия иясе Дмитрий Маслеев  һәм башкалар булачак. Маэстро Сладковскийның шәхси чакыруы буенча күренекле дирижерлар - Юрий Башмет, Сесар Альварес, Тимур Зангиев һәм Эстониядән хатын-кыз дирижер Кристийна Поска чыгыш ясаячак.


Дөрес, әлеге фестиваль кысаларында татар милли көе яңгырамаячак. А.Сладковский моны форматның туры килмәве белән аңлатты һәм татлы ризык урынына винегрет тәкъдим итеп булмый диде.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ