Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада Тукайның 130 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр (ФОТО)

Гомер буе рус каласы саналып килгән Алабугада Тукайның 130 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр.Чыннан да безнең Алабуга моңарчы гел рус мохите белән генә яшәде кебек. Алабуга диюгә, күз алдына рәссам И.Ши...

Гомер буе рус каласы саналып килгән Алабугада Тукайның 130 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр.


Чыннан да безнең Алабуга моңарчы гел рус мохите белән генә яшәде кебек. Алабуга диюгә, күз алдына рәссам И.Шишкин, кавалерист кыз Н.Дурова, язучылар Д.Стахеев, В.Короленко, шагыйрә М.Цветаева, маршал Л.Говоров килеп баса иде.  Каладагы истәлек такталары, һәйкәл-бюстлар да нәкъ менә алар хөрмәтенә куелган. Менә Алабуганың татар шәһәре дә булганлыгын искәртеп, 2007 елда, шәһәребезнең 1000 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, барча милләтәшләребезне сөендереп, Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәд ханга мәһабәт һәйкәл куелды. Ә моннан ел ярым элек, 2014 елның декабрендә, Алабугадагы 1 нче урта мәктәп ишегалдында сөекле шагыйребез Габдулла Тукай истәлегенә дә һәйкәл калыкты. Быел Тукаебызның 130 еллыгын   шунда үткәрдек.


   ...Тукайның мәһабәт һәйкәле янына иртәдән үк халык агыла башлады. Көн буена бер генә минутка да микрофон тынып тормады. Чарада шагыйрьнең бөеклеге турында сөйләнде, шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, җирле язучылар һәм укучылар  Тукайга багышлап үзләре язган шигырьләрен сөйләделәр.


Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының рәисенең иҗтимагый мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Рыбакова, район мәгариф идарәсе башлыгы Р.Зарипов, Алабуга районының Аксакаллар шурасы рәисе Р.Мәхмүтов чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады, Алабуга районы уку йортларында Габдулла Тукайның тууына 130 тулуга багышлап үткәрелгән чаралар турында сөйләде.


Габдулла Тукай һәйкәле янында бәйрәм рухы, Тукай рухы хөкем сөрде. Һәркемнең күңеленә Габдулла Тукай «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» дигән үлемсез шигъри юллары кереп урнашты.


Гөлфия Ибраһимова,
Алабуга районы мәгариф идарәсе методисты.


1


2


4


3

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ