Логотип Магариф уку
Цитата:

Алырга микән, алмаска микән?..

Авыру файдага түгел. Бу вакытта сәламәтлек какшау белән бергә, кесә дә «юкара». «Больничный»га китүнең нечкәлекләре белән танышабыз.Нәрсә ул «больничный»?«Больничный» – хезмәткә яраксызлыкны дәлилләүч...

Авыру файдага түгел. Бу вакытта сәламәтлек какшау белән бергә, кесә дә «юкара». «Больничный»га китүнең нечкәлекләре белән танышабыз.


Нәрсә ул «больничный»?
«Больничный» – хезмәткә яраксызлыкны дәлилләүче кәгазь. Аның нигезендә хезмәткәргә мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча пособие түләнә. Медицина оешмалары әлеге документны кеше авырган, имгәнү алган вакытта, бәби тапканда, авыру гаилә әгъзасын карарга кирәк булганда бирә.
Хезмәткә яраксызлык кәгазен алу өчен иминиятләштерелгән булу, икенче төрле әйткәндә, хезмәт килешүе нигезендә эшләү шарт.


Кайчан бирми калырга мөмкиннәр?
Дәвалаучы терапевт, авыруның хәле эшкә бармаслык түгел, дип тапса, «больничный» бирелми. Ләкин авыру кеше табиб белән килешмәгән очракта, яңадан тикшерүне сорап, дәваханә мөдиренә яки хастаханәнең баш табибына мөрәҗәгать итә ала. Кайвакыт табибка теркәлү урыны буенча мөрәҗәгать итмәгәндә дә авыруны кире боралар. Бу очракта иминият полисы биргән оешмага ирекле формада гариза язарга кирәк. Полисы булган кеше медицина ярдәмен илнең теләсә кайсы почмагында алырга хокуклы.


Хроник авырулары булып, гомуми халәте начарланмаган һәм сак астындагы кешеләргә «больничный» бирелми.

«Больничный» күпме вакытка бирелә?
Хезмәткә яраксызлык кәгазен авырган көннән савыккан көнгә кадәр алырга мөмкин. Ләкин ул 10 айдан да күбрәк вакытка бирелми. Бик сирәк очракларда гына (имгәнү, туберкулез, катлаулы операцияләр) хезмәткә яраксызлык вакыты бер ел була ала. Дәвалаучы табиб «больничный»ны 10 көнгә ачып, 30 көнгә кадәр озайтырга мөмкин. Шуннан артыкка китсә, «больничный» язмышын табиблар комиссиясе хәл итә.


Бала авырса?
Авыру баланы тәрбияләргә кирәк булып, «больничный» алырга туры килсә, баланың яшенә карыйлар. 7 яшькә кадәр бала терелгәнче аны караучы өйдә утырырга мөмкин. Әгәр авырып киткән бала өйдә генә дәваланса, «больничный»ның беренче 10 көне өчен – тулысынча, ә калган көннәргә ярты бәя түләнә. Балага 7 яшьтән 15 яшькә кадәр икән, «больничный» иң күбе 15 көнгә бирелә. Монда шунысы да бар: хезмәткә яраксызлык кәгазе бирелү белән пособие түләнү бер үк нәрсә түгел. Һәркем елына 60 көн эшкә чыкмаган өчен генә пособие алырга хокуклы. Әйтик, 6 яшьлек бала озак вакытка авырып киткән икән, аның әнисе 60 көн сабыйны карый ала. Аннан соңгы көннәр өчен әни кешегә пособие түләмәячәкләр. Шуңа күрә монда «чират»ны әтигә (тагын да кирәге чыкса, әбигә, бабайга…) бирергә була.


Кайда түлиләр?
2015 елның 1 июленнән башлап Татарстанда хезмәткә яраксызлык кәгазе буенча пособиене Россиянең Социаль иминиятләштерү фонды түли.


Тәртибе исә мондый:
– Хезмәткәр эш бирүчегә «больничный» кәгазен алып килә һәм билгеләнгән формадагы гариза тутыра. Гаризада акча күчерү өчен банк счеты яки почта адресын күрсәтә.
– Эш бирүче документларны биш көн эчендә Фондның төбәктәге бүлегенә юллый.
– Фонд документларны кабул иткәч, 10 көн эчендә хезмәткәргә «больничный» акчасын күчерә. Димәк, хезмәткә яраксызлык кәгазен эш урынына тапшырганнан алып, пособие күчергәнчегә кадәр күп дигәндә 15 көн вакыт үтәргә тиеш.
Хезмәткә яраксызлык кәгазен эш бирүчегә күпме вакыт эчендә тапшырырга кирәк?
Хезмәткәр, «больничный» «ябылып» эшкә чыккач, 6 ай дәвамында бу кәгазьне эш бирүчегә тапшырырга тиеш. Шуннан күбрәк вакыт үткән очракта, «больничный» түләнми.


«Больничный»ны тапшырмасаң, ни була?
Хезмәткә яраксызлык кәгазен эш бирүчегә тапшырмаган очракта, пособие түләнми. Ләкин шундый очраклар да бар: авыру кеше табибтан «больничный» алса да, өйдә эшләвен дәвам итә. Мондый тырышлыкны күргән җитәкче аңа «прогул» язмаса, хезмәткәрнең «больничный»ны тапшырмаска тулы хокукы бар.


Пособие күләме ничек исәпләнә?
Пособиене билгеләгәндә хезмәткәрнең авырып киткәнгә кадәр ике еллык хезмәт хакы исәпкә алына. Яңа эшкә бер-ике ай элек кенә күчкән булсагыз да борчылырга урын юк.


Дәвамы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ