Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда көллият һәм техникумнарга укырга керү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли

Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре урта һөнәри белем бирү оешмаларына укырга керүгә бәйле сораулар буенча Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясенә мөрәҗәгать итә ала.

Белгечләр белән 8 (843) 222-79-90 телефоны аша элемтәгә керергә мөмкин.

Сайланган белгечлекләр, бюджет урыннары саны һәм документлар кабул итү вакыты турында мәгълүматны уку йортының кабул итү комиссиясеннән дә алырга була. Колледж һәм техникумнарның телефон номерлары аларның рәсми сайтларында урнаштырылган.

Искәртеп узабыз, иҗади, физик һәм (яки) психологик сынаулар тапшыруны таләп иткән белгечлекләргә гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә. Көндезге уку формасына төп кабул итү чоры 15 августта тәмамлана.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ