«Дуслык тәгәрмәче» (Дидактик уен)
Хезмәттәшлек – һәр кеше уңышының мөһим өлеше. Балаларның мөмкин кадәр иртәрәк аралашырга, бердәм уйнарга һәм гармонияле үсәргә өйрәнүе бик мөһим. Моннан тыш, уртак уен эшчәнлеге һәр баланың оешканлыгын һәм җаваплылыгын үстерүгә этәргеч бирә. Уенда үзеңне гадәттәгечә тоту, кагыйдәләрне үтәү осталыгы ныгый. «Дуслык тәгәрмәче» дидактик уены шушы максатны күз алдында тотып булдырылды.
Эльмира ГАЛИМОВА,
Балтач районы Карадуган балалар бакчасының
югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Илһамия ВАСИЛЬЕВА,
Балтач районы Карадуган балалар бакчасының
югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Әлеге методик эшләнмә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уңай социализациясен үстерү буенча зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен әзерләнде. Дидактик уен мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту гына түгел, ә балаларның үзара, өлкәннәр белән (бу очракта тәрбияче белән) үзара бәйләнешен оештырырга да мөмкинлек бирә, шул рәвешле хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыра. Уенны төркем формасында да, парларда да оештырырга мөмкин. Уенда һәр катнашучының роле төгәл билгеләнгән, кагыйдәләре бар, уенда эш итү тәртибе каралган.
Максат: балаларның Идел буе халыкларының полимәдәнияте турындагы белемнәрен ныгыту һәм гомумиләштерү.
Бурычлар: үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү; хәтерне, игътибарны, фикерләүне, сөйләмне үстерү; танып белү активлыгын арттыру, әйләнә-тирә дөнья турындагы күзаллауларны баетырга ярдәм итү.
Уенның тасвирламасы: «Дуслык тәгәрмәче» дидактик уены өлешләргә бүленгән барабаннан гыйбарәт. Һәр өлештә Идел буе халыкларының киемнәре, милли ризыклары, бәйрәмнәре һәм бизәкләре сурәтләнгән рәсемнәр урнаштырылган.
Уен кагыйдәләре:
1. Уен барышында бер-береңә җавапларны әйтеп тормаска.
2. Сорауга җавап бирелмәсә, йөреш башка катнашучыга күчә.
3. «Приз» секторы туры килсә, катнашучы призны яки уенны сайлый.
4. Әгәр «Нуль» секторы чыкса, йөреш киләсе катнашучыга күчә.
5. Әгәр уенчы рәттән өч сорауга җавап бирсә, кызыксындыру призы ала.
6. Барабан бер генә тапкыр әйләндерелә.
Уен барышы
1. «Милли киемнәрдә курчаклар» секторы туры килсә, уенчы түбәндәге сорауларга җавап бирә:
– Курчаклар кайсы милләт киеменнән?
– Кием, аяк киеме һәм кием элементларын (күлмәк, камзул, чалбар, билбау, алъяпкыч, чикмән, бүрек, читек һ.б.) әйт.
– Киемдә өстенлек итүче төсләрне әйт.
2. «Милли ризыклар» секторы туры килсә, уенчы түбәндәге сорауларга җавап бирә:
– Кайсы милләт ризыгы?
– Ризыкның исеме?
3. «Милли бәйрәмнәр» секторы туры килсә, уенчы түбәндәге сорауларга җавап бирә:
– Бәйрәм нинди милләтнеке һәм елның кайсы вакытында үткәрелә?
– Бу милләтнең тагын нинди бәйрәмнәрен беләсең?
4. «Милли бизәкләр» секторы туры килсә, уенчы түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиеш:
– Нинди милләт орнаменты, анда нинди төсләр кулланылган?
– Бу орнаментны милли киемнең кайсы элементларында күрергә мөмкин?
Уен ахырында иң күп жетон җыйган уенчы уенның җиңүчесе булып санала.





Комментарийлар