Марат Әхмәтов Теләче районында яңартылган балалар бакчасы ачылу тантанасында катнашты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Теләче районына эш сәфәре вакытында Үзәк авыл җирлегендә капиталь төзекләндерелгән балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.
Объект республика программасы нигезендә яңартылган. Биредә балалар бакчасы, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Балалар бакчасы 60 урынга исәпләнгән.
Төзекләндерү вакытында инженерлык челтәрләре алыштырылган, түбә ремонтланган, бина фасады яңартылган һәм объектның эчке өлешендә бизәлешләр башкарылган.
Марат Әхмәтов авылларда социаль объектларның яңартылуын яшь гаиләләр өчен уңайлы шартлар булдыру ягыннан мөһим адым дип атады.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар