Рәис яңа үзәктә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов «НАМИ» ФДУП филиалы – Казанда «Идея» технопаркы мәйданчыгында эшли башлаучы Россия компонентлар базасы үзәгендә булдылар.
Үзәк үзебезнең автомобиль сәнәгатен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Аның эшчәнлеге критик әһәмиятле автокомпонентларны проектлауга, җитештерүгә , инженерлык хезмәтләренең тулы спектрын күрсәтүгә юнәлдереләчәк.
Рөстәм Миңнеханов үзәкнең инфраструктурасы белән, автомобильнең электр системаларын сынау лабораториясе, инженерлык анализы лабораториясе белән танышты. Рәискә үсеш планнары, электромагнит ярашучанлык һәм автомобиль компонентларын сынау лабораторияләрен эшләтеп җибәрү турында сөйләделәр. Әлеге үзәккә республикабызның әйдәп баручы университетлары, фәнни үзәкләре ярдәмендә кадрлар әзерләү бурычы да куела.
Шунысын да искәртик: «Идея» технопаркы мәйданчыгында Россия компонентлар базасын эшләүнең яңа фәнни-тикшеренү үзәген булдыруга юнәлдерелгән өч яклы килешүгә 2025 елның февралендә кул куелган иде. Бу проект Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм РОСНАНО компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла, – дип хәбәр итә, ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте





Комментарийлар