Россия укучылары химия буенча халыкара олимпиадада катнаша
Россия мәктәпләрендә белем алучы дүрт укучы Абу Райхан Бируни исемендәге химия буенча халыкара олимпиадада Россия данын яклый. Ярышлар Каракалпакстан Республикасының Нөкис шәһәрендә башланды. Анда 30 илдән яшь химиклар көч сынаша.
Олимпиада 10 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Катнашучыларга лаборатор тәҗрибәләр үткәрергә һәм химиянең төрле юнәлешләренә караган мәсьәләләрне чишәргә туры киләчәк. Практик биремнәр өчен иң күбе 40, теоретик этап өчен 60 балл җыярга мөмкин. Россия җыелма командасы составына Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулаган 10–11нче сыйныф укучылары кергән. Алар арасында Казанның Вахитов районындагы 131нче лицей укучысы Ибраһим Шәйхетдинов та бар.
Олимпиада җиңүчеләре медальләр белән бүләкләнәчәк. Призлы урыннар яулаган һәм аерым уңышларга ирешкән катнашучыларга рәсми сертификатлар тапшырылачак.
Укучыларны әзерләү һәм аларның олимпиадада катнашуы Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында оештырылган. Фото: олимпиаданың оештыру комитеты.





Комментарийлар