Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагогның да кан басымы күтәрелә

Галимнәр әйтүенчә, укытучыларның кан басымы кискен күтәрелеп китү гадәти хәл икән. Ул артык борчылганнан да, шатланганнан да булырга мөмкин. БДИ тапшырганда укучылары өчен бер борчылсалар, яңа уку елы башланганда алар кискен дулкынлану хисләре кичерәләр.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Сергей Бойцов  кан басымның идеаль күрсәткече 120 гә 80 булуын  әйтә.  Басым күрсәткечләре 180 гә 120 дән артып киткән очракта  Ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк, ди ул.

Сынап караучылар белә: 160 гә 100 басым булганда  кешенең кәефе китә,  күкрәк  читлеге һәм  баш авырта, һава җитми башлый.  Укытучы  исә төрле яктан кычкырган укучыларын  тынычландырырга тырыша. Мондый чакта сез нишләр идегез?  Үз тарихыгыз белән уртаклаша аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ