Татар яшьләре көннәре: йөзләгән делегат, йолдызлы кунаклар һәм яңа мөмкинлекләр!
Татар яшьләре көннәренең төп максаты - Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.
26-30 август көнннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәре уза. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге оештыруындагы әлеге чара төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче татар яшьләрен бер мәйданга җыючы уникаль проект булып тора.
Быел Татар яшьләре көннәренә Россиянең 24 төбәгеннән һәм Казахстаннан 180 делегат килде. Аларны бай программа каршы алды: татар теле һәм тарих дәресләре, лекцияләр, остаханәләр, панель дискуссияләр. Шулай ук вокал, бию, актерлык осталыгы, кул эшләре юнәлешләрендә дә катнашучылар үзләрен сынап карый алалар.
Чара кысаларында сәясәт, сәнгать, журналистика, дин, спорт вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган. Бу көннәрдә Җәннәт Минһаҗева, Ришат Төхвәтуллин, Раил Арсланов белән иҗади очрашу узды. Катнашучылар спикерларга сораулар бирделәр, үз идеяләре белән уртаклаштылар, фикердәшләр таптылар.
Бу кызык: Быел Татар яшьләре көннәре 36 нчы тапкыр оештырыла. Шулай ук еллык «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләре үтәчәк.
Илзидә Саттарова тексты
Алмаз Ногуманов фотолары





Комментарийлар