Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала һәм яңа коллектив

Яңа уку елына аяк бастык. Балаларның кайсы балалар бакчасына, кайсы мәктәпкә китте. Ә кемнәрнеңдер яңа коллективка килеп кергән булуы ихтимал. Бу санда шул хакта сөйләшик.

Иминлек хисе

Яңа сыйныф, балалар бакчасы, эш урыны булсынмы ул, коллективны юктан гына үзгәртмиләр. Еш кына әлеге процесс тормыштагы башка үзгәрешләргә бәйле була. Бу чор бигрәк тә башка яшәү урынына күчү, гаиләдәге үзгәрешләр, элеккеге коллективта аңлашылмаучанлыклар, проблемалар белән бәйле булса, әлеге мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Чөнки бу очракта бер стресс икенчесенә кушылып китә. Ә башка коллективка күчү –      балаларга гына түгел, хәтта олылар өчен дә киеренке процесс. Белгечләр моны үзенә күрә кризис чоры дип тә атый. Аеруча бала психикасы өчен әлеге чор җиңелләрдән түгел. Аңа яңадан иминлек хисен тояр өчен вакыт кирәк булачак. 

Сабыйлар тизрәк ияләшә

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, гадәттә, яңа коллективка тизрәк ияләшә. Балага адаптация процессын үтәргә зурлар ярдәм иткән очракта, ул җиңелрәк уза. Бу вакытта әти-әни, тәрбиячеләр, балалар бакчасы психологының үзара тыгыз элемтәдә булуы мөһим.

Бала үсә төшкән саен, яңа коллективка ияләшү катлаулана бара. Бигрәк тә яшүсмерлек чорында. Әмма борчылырга ашыкмагыз. Мәктәп яшендәге бала белән инде бу мәсьәләне алдан уртага салып сөйләшергә, әңгәмә корырга мөмкинлек бар. Баланың курку-шөбһәләре булса, алардан чыгу юлларын алдан хәстәрләп куярга була.

 

Яшүсмернең яңа коллективка ияләшүенә уңай йогынты ясый торган факторлар: 

  • Мөстәкыйльлек, аралашучанлык.
  • Баланың яраткан шөгыле, хоббие, кызыксынулары булу. Мисал өчен, спорт, рәсем ясау, бию, музыка һ.б.
  • Мәктәп һәм балалар бакчасыннан тыш та дус-танышлары булу.
  • Гаилә әгъзалары арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр.

 

Юксыну

Бала яңа коллективка ияләнгән чорда элеккегесен бик сагынырга, юксынырга мөмкин. Бу – гадәти хәл, әмма аның өчен ул әлегә мәсьәлә булып кала бирә. Сагыну хисеннән куркырга кирәкми. Иң мөһиме, бала хисләренең кыйммәтен юкка чыгармагыз. Мөмкинлектән чыгып, элеккеге сыйныфташлары, төркемдәге дуслары белән аралашуны дәвам итәргә кирәк. Бу вакытта, параллель рәвештә, яңа коллективтагы кешеләр белән дуслашып, яңа мохиткә ияләшү процессы да барсын. Балага яңа урынның уңай якларын күрсәтергә тырышыгыз, әмма элеккеге балалар бакчасы яки мәктәпне капма-каршы итеп куймагыз.

 

Дуслашу вакыты

Гадәттә, яңа даирәгә ияләшү процессы берничә атнадан алып берничә айга кадәр сузылырга мөмкин. Бу вакыт аралыгында баланың үз-үзен тотышына, укуына, аралашу даирәсенә аеруча игътибарлы булу сорала. 

 

Баланың үз-үзен тотышында түбәндәгеләрне күзәтсәгез, сагаерга кирәк:

  • Бала көн саен негатив эмоцияләр кичерә, елый. Яңа коллективка йөрүдән катгый рәвештә баш тарта.
  • Бала агрессиягә бирелә, үз-үзенә бикләнә, йокы һәм аппетит бозылу күзәтелә һәм әлеге үзгәрешләр озак вакытка сузыла.
  • Бала турыдан-туры үзен яңа коллективта кабул итмәүләрен яки җәберләүләрен әйтә. Сүз уңаеннан, җәберләү ул кул күтәрү генә түгел, аның яшерен төрләре дә булуын да онытмыйк.

Мондый очракларны күзәтсәгез, тиз арада сыйныф җитәкчесе, мәктәп психологы белән элемтәгә керү, әлеге мәсьәләне чишү юлларын эзли башлау мөһим.

 

ӘТИ-ӘНИ КОЛАГЫНА

Әти-әни баланы яңа белем йортына күчергәндә, оештыру эшләре белән мәшгуль булып, аның өчен мөһим нәрсәләрне күз уңыннан ычкындырырга да мөмкин. «Әлеге күчешнең берние дә юк, борчылма», – дип, кырт кисәргә, бала хисләренең кыйммәтен төшерергә ашыкмагыз. Киресенчә, аның эмоцияләрен, куркуларын кабул итегез, әлеге чорны үткәндә янәшәдә терәк булуыгызны аңлатыгыз. Әлбәттә, әлеге чорда әти-әни дә, бала белән беррәттән, борчылу хисләре кичерә. Бу табигый. Баланың сорауларына җавап бирер, куркуларын җиңәргә ярдәм итәр өчен күчәсе урын, яңа коллектив турында мәгълүмат тупларга киңәш итәм. Шушы максаттан яңа мәктәпнең уставы, андагы тәртипләр, укытучылар коллективы белән танышып чыга аласыз. Мөмкинлек булса, бала белән экскурсиягә барып килү дә анда яңа мәктәп турында уңай тәэсирләр калдырырга ярдәм итәчәк.

 

Балага яңа мохиткә җайлашырга ярдәм итәбез:

1. Күченү турында алдан сөйләшегез.

Балага мәктәпне алыштыруның сәбәбен яшь үзенчәлегенә туры китереп аңлатыгыз. Аның сорауларына ачык җавап бирегез. Белмәгән нәрсәләрне уйлап чыгармыйча, «Моны әлегә белмим, бергәләп ачыкларбыз» дип әйтү дөресрәк булыр.

2. Беренче көн өчен кирәкле әйберләрне бергә әзерләгез.

Кием, уку-язу кирәк-яраклары, дәресләр расписаниесе, юл маршруты – барысын да алдан әзерләп куегыз. Бу баладагы билгесезлек хисен киметә.

3. Бала белән танышу өчен гади фразаларны кабатлагыз. Мәсәлән, «Сәлам! Минем исемем … Мин сезнең сыйныфка яңа килдем», «Синең белән бергә утырырга мөмкинме?», «Бу биремне ничек эшләдегез?» Өйдә кечкенә «рольле уен» үткәрү шулай ук балага беренче аралашуны җиңеләйтер.

4. Балага берьюлы күп дус табарга кирәк түгеллеген аңлатыгыз. Башта бер бала белән генә аралашу да җитә. Уртак кызыксынуларга нигезләнеп танышу җиңелрәк.

5. Мәктәптән соң көн саен 10–15 минут сөйләшеп алыгыз. «Мәктәп ничек булды?» дигән гомуми сорау урынына конкрет сораулар бирегез: «Бүген кем белән сөйләштең?», «Нәрсә ошады?», «Нәрсә авыр булды?», «Иртәгә нәрсә эшләп карарга телисең?» Бала теләмәсә, аны сөйләшергә мәҗбүр итмәгез.

6. Укытучы белән элемтәдә булыгыз. Сыйныф җитәкчесенә баланың яңа укучы икәнен генә түгел, аның кызыксынулары һәм көчле яклары турында да әйтергә кирәк. Укытучы балага парлы яки төркемле эшләрдә катнашырга ярдәм итә ала.

7. Өйдә уңай нәтиҗәләрне билгеләп барыгыз. «Бүген син яңа бала белән сөйләшә алгансың,  бу бик яхшы», «Син беренче көндә үк мәктәп юлын үзләштергәнсең» кебек конкрет мактау баланың үз-үзенә ышанычын арттырыр.

Нәрсә эшләмәскә?

* «Курыкма!» дип аның хисләрен кире какмагыз.

* «Син инде зур, үзең хәл ит» дип проблеманы тулысынча бала өстенә калдырмагыз.

* Башка балалар белән чагыштырмагыз.

* «Нигә әле дус таба алмадың?» дип басым ясамагыз.

* Һәр көн саен мәктәптәге проблемаларны җентекләп тикшереп, баланы борчуга салмагыз.

 

Иң мөһиме, баладан «тизрәк җайлашуны» таләп итү түгел, ә җайлашу процессында аңа таяныч булу. Бала янында үзен аңлый торган кеше барлыгын сизсә, аңа яңа мохитне кабул итү күпкә җиңел булыр.

Илмира МӨФТӘХОВА, психолог 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ