Фәрит Мөхәммәтшинга «Казанның мактаулы гражданины» исеме бирелде
Казан ратушасында Республика һәм Шәһәр көннәре алдыннан бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Татарстан һәм Казан үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә дәүләт һәм шәһәр бүләкләре тапшырылды.
Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Казанның мактаулы гражданины» исеменә лаек булды. Аның исеме Татарстан башкаласының Мактаулы гражданнары китабына кертелде.
Фәрит Мөхәммәтшин Казанда 35 елдан артык яшәвен һәм эшләвен билгеләп үтте. Ул бу исемнең үзе өчен зур дәрәҗә булуын әйтеп, хезмәтенә бирелгән югары бәя өчен рәхмәт белдерде.





Комментарийлар