Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләре ашханәләре менюсында митболлар, эремчекле равиоли

Яңа уку елы башыннан Казан мәктәпләрендә туклану менюсы киңәйтелә. 1 сентябрьдән укучыларга 12 яңа ризык тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр итте.

Яңа менюга венгрча гуляш, сыер ите белән сәүдәгәрләрчә карабодай боткасы, сыр белән тавык зразалары, митболлар һәм эремчекле равиоли кертелә. Укучыларга шулай ук ризотто һәм «Рим каникуллары» пастасы да тәкъдим ителәчәк.
Уку елы дәвамында тематик көннәр үткәреп, балаларны татар, рус, итальян, Азия һәм Кавказ халыкларының милли ашлары белән таныштырырга җыеналар. Менюда кыстыбый, татарча ит, харчо, люля-кебаб, пылау һәм итальян ризыклары булачак. Милли ашлар белән танышу сыйныф сәгатьләре һәм интерактив дәресләр дә дәвам итәчәк.
Мәктәпләрдә балык ризыкларына да игътибарны арттырырга ниятлиләр. Башлангыч сыйныф укучылары арасында балыкны яратып ашаучылар аз булуын исәпкә алып, балалар һәм ата-аналар өчен ризыкларны татып карау чаралары оештырылачак. Алар аша укучыларга күбрәк ошаган ризыкларны ачыклау планлаштырыла.
Шул ук вакытта мәктәптә туклану бәясе үзгәрмәячәк –  ул узган елдагы кебек 93 сум тәшкил итәчәк. Башлангыч сыйныф укучылары икенче ризык яки сөтле ботка сайлый ала. Югары сыйныфларда сайлау менюсы гамәлдә булачак, теләгән очракта укучылар ашны аерым да сатып ала ала. Комплекслы төшке ашның бәясе –  66 сум, ә иртәнге аш яки көндезге аш –  45 сум.

Фото: Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының матбугат хезмәте.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ