Логотип Магариф уку
Цитата:

Альберт САБИР: «Ярты гасыр иҗат дәрьясында»

Бүгенге героебыз – «Мәгариф» журналы бүлек мөхәррире Альберт САБИР.

Бүгеннән, ягъни 2026 елның 8 августыннан,Альберт САБИР (әдәби псевдонимы Альберт Сабинский) – тулы хокуклы пенсионер. Ветеран-журналистның  иҗат юлы моннан 50 ел элек, үзе редактор булган «БЕГЕМОТ»,  ягъни «Бер генә минут онытылып торыйк» дигән  мәктәп стена  газетасыннан һәм Байлар Сабасында чыккан«Җиңү байрагы» газетасы оештырган «Мишә дулкыннары» әдәби түгәрәгеннән башлана.Мәктәпне тәмамлауга, редакция юлламасы белән КДУның журналистика бүлегенә укырга керә, беренче иҗади тәҗрибәне район газетасында, радиода һәм күптиражлы басмаларда туплый. 1985 елны кулына диплом алганнан соң, Казан авиация  берләшмәсенең күптиражлы «Алга» басмасында, Татарстан телевидениесендә осталыгын чарлый, аннары  «Төзелештә» күптиражлы газетасында мөхәррир булып эшли. Илдә барган үзгәреш җилләре аны да сыный, әмма балачакта сайлаган һөнәренә тугры кала. Ул, «Социалистик Татарстан», «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан» газеталарында иҗат баскычларын уңышлы узып, озак еллар җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары һәм баш мөхәррир вазифаларын башкара.

    XXI гасырга  кергәч, рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалаучы дини журнал нәшер итүче беренче эшмәкәр-журналист та әле ул. 2003 елда «Шәһри Казан» газетасында эшләгән чагында ук «әл-Кыйбла» Бөтенроссия мөселман журналына(хәләл җефете Фәния белән бергә, ул да – журналист. – Ред.) нигез сала, анда шеф-редактор вазифасын башкара.

    Россия хаҗ миссиясе әгъзасы буларак Альберт Сабир, 2006 елдан башлап,  дистә елдан артык меңнән артык журнал укучылары, аларның якыннары  өчен 40–45 көнлек  (хаҗ тарихында бу беренче очрак) хаҗ сәфәрләре оештыра, аларның җитәкчесе була. 

      2020 елны хаҗ кылучыларга чикләүләр кертелгәч, рәсми журналистикага әйләнеп кайта:«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларында җаваплы сәркатип, бүлек мөхәррире булып эшли.Ул төшергән фото- һәм видеоматериаллар да аның журналистикага ихласлыгын күрсәтеп тора.

       Мәктәптә чагында ук укытучы абый-апалары:«Егет кешегә 70 төрле  һөнәр дә аз», – дип өйрәткәнгәме, ул эшкә талымсыз ир-егетләрнең берсе булып үсә. Аттестат белән бергә хезмәт күнекмәләре, машина-тракторчы таныклыгы алып чыккан, хәзер ветеран-журналистның кулыннан килмәгән эш юк. Рульне дә нык тота,  йорт салу,фатир-офислар ремонтлау, бакчачылык, умартачылыкка да  (болары әтисе һәм абыйсыннанкүчкән осталык) кулы ятып тора аның.

     «Энекәшем кебек оста шахматчы-гроссмейстербула алмасам да, журналистика өлкәсендә авылыбызда һәм нәселебездә мин әлегә бердәнбер каләм тибрәтүче», – ди ул, горур карап.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ