Чит шәһәргә китәм
Мәктәпне тәмамлап, башка шәһәргә укырга китү балага мавыктыргыч сәяхәт булса, күпчелек ата-ана өчен бу чор сөенеч катыш борчулы юлның башы булырга мөмкин. Баланы читкә җибәрү көенечкә әверелмәсен өчен нишләргә? Язмада шушы сорауга җавап эзлибез.
«Буш оя синдромы»
Бала укырга китү белән, күп кенә гаиләләрдә хәтта «буш оя синдромы» башлана дип исәпли белгечләр. Ата-анага гел игътибар үзәгендә торган, гаиләдә бердәнбер бала булып үскән газизен читкә җибәрү аеруча да авыр икән. Элгәре заманнарда итәк тутырып бала үстергән гаиләләр мондый мәсьәлә белән очрашмаган, әлбәттә. Берсе үсә – китә торган, артыннан икенчесе, өченчесе канат чарлаган. Бүген, башлыча, бер-ике бала тәрбияләүче замана ата-аналары өчен күз өстендәге каш кебек ул-кызларыннан аерылу ‒ авыр хәл. Балам дуслар таба алырмы? Укый алырмы? Ярдәм кирәк булса кемгә барыр? Бер яктан ата-ана менә шушы сораулар белән бимазаланса, таякның икенче башы күңел халәтенә төшә: мин алга таба ничек яшим? Психологлар да бит баланы читкә җибәрү стресс дәрәҗәсе буенча егерме өченче урында тора, туганнар белән низагка керү, эшсез калу кебек үзәкне өзә торган мәсьәлә дип белдерә. Ләкин чынлыкта баланың укырга керүе – сөенечле вакыйга, димәк, борчылыр өчен түгел, шатланыр өчен сәбәпләр саллырак.
Ә бала?
Бала да курка. Әмма ул мөстәкыйльлектән түгел, җаваплылыктан сагая. Күпчелек балалар, уку чорында ияләшү хисабына, бу куркуын җиңә, кайберәүләргә исә ярдәм кирәк булырга мөмкин. Бу вакытта ата-анага да чакрымнарның теге ягында үзләрен кызганудан туктап, төрле юллар белән баланың рухын күтәреп, аның үз-үзенә ышанычын куәтләп торырга, борчуларын сиздермәскә кирәк. Юкса депрессия халәте яңа тормыш башлаучы яшүсмергә күчәчәк, аның да, тирә-юньнән кызык тапмыйча, сагыш утына чумуы ихтимал.
Алдан әзерләнәбез
Баланы читкә җибәрү турында карар бер көндә генә тумый бит, димәк, бу җаваплы чорга әзерлекне дә алдан башларга кирәк. Хәтта балачактан ук, ди белгечләр. Бер акыл иясе әйткәнчә, ата-ананың төп максаты – баласын үзеннән башка яшәргә өйрәтеп калдыру. Бүген без күз нурларыбызны дөньяда булган барлык күнекмәләргә төшендерергә ашыгабыз: телләр өйрәтәбез, спортка йөртәбез, фән үрләрен яулыйбыз. Әмма чын тормыш дәреслекләре болар түгел. Табак-савыт юу, ашарга пешерү, акча тота белү, киемеңне чайкап кую, вакытында яту-тору, кирәкле урынга адашмыйча барып җитү, боларга өстәп, бераз гына булса да акны-карадан аерырга өйрәнү – «ярамыйга карамый»ны үтү, кемне дус итү – читкә очырасы баласына өйрәтергә тиешле иң кирәкле тәрбия дәресләре менә шулар.
Баласын читкә җибәрергә әзерләнгән ата-ана өчен чек-лист:
- Баланың кайда яшәячәген уйлап бетерегез: бу аерым фатир яки тулай торак булырга мөмкин. Димәк, яңа ояның уңайлыкларын, нечкәлекләрен алдан ачыклап бетерергә кирәк. Моның өчен гаиләгез белән шул урынга сәяхәт ясагыз, шәһәр транспортында хәрәкәт итегез, баланың уку йортына маршрутын барлагыз.
- Якын-тирәдәге кибетләргә кереп чыгыгыз, ашханә-кафеда тукталып, ризыкларын авыз итегез – киләчәктә балагыз нәкъ менә шунда тамак ялгый алыр, кибеттән кирәк-ярак юнәтер.
- Балага яшәү өчен акча калдырыгыз. Ул аның ашау-эчүен, яшәү өчен ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш. Акча җитәрлек, әмма чамадан тыш күп булмасын. Ахыр чиктә, сез, укып бетергәч, мөстәкыйль тормыш алып барачак кеше тәрбиялисез.
Диләрә ХӘЙРУЛЛИНА,
Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының 4 нче курс студенты Динараның әнисе:
– Кызыбыз укып бетерергә күп вакыт калмады, әмма мин әле дә аның, 11 нче сыйныфны тәмамлап, студент тормышына аяк баскан көннәрен дулкынланып искә алам. Сүз дә юк, баламны мөстәкыйльлеккә өйрәтергә тырыштым: аш-су бүлмәсендә дә ярдәм итте, үз-үзен карап, барлап йөри иде. Саба районыбызда яшүсмер балаларны хезмәткә ияләштерү тәҗрибәсе бар, 14 яше тулгач, алар берәр эшкә билгеләнә. Динарабыз балалар бакчасына кече тәрбияче булып урнашты, шул чакта ук акча эшләүнең тәмен аңлады, хезмәт җимешен уйлап тотарга да өйрәнде. Казанга киткәч, оясында алган барлык күнекмәләрнең ярдәме тиде. Укуында ияләшеп киткәч, хәтта үзенә ошый торган эш тә тапты. Акчага мохтаҗ итмәсәк тә, балабызның мөстәкыйль булырга тырышуына каршы төшмәдек, ул тагын да җаваплы, максатчан кеше булып җитеште кебек.
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА,
Казан энергетика көллиятенең 1 нче курсы студенты Камилнең әнисе:
– Улыбыз 9 нчы сыйныфны тәмамлагач укырга керәм дигән теләген бер ел алдан белдереп куйды. «Укырга керде» дигән боерыкны кулга алгач, өстән бер йөк төшсә, кая торыр дигән уй тынгылык бирмәде, чөнки тулай тораклары ноябрьдә генә ачылырга тиеш иде. Бу мәсьәлә дә чишелде – Камил башта туганнарыбызда яшәде, аннан тулай торакка күчте. Көненә 2–3 тапкыр шалтыратып, хәлләрен белешү, ач түгелме икән дип сорашулар кимеде. Улыбыз кешеләр белән бик аралашмый, якын дуслары да юк. Шуңа күрә ул да, без дә башта борчылдык. Ләкин юкка булган, егетләр белән уртак тел тапты.
Земфира МӨХӘММӘДИЕВА,
Чабаксар дәүләт университеты медицина факультетының 1 нче курс студенты Наиләнең әнисе:
– Чит шәһәргә киткәнче, кызыбыз Казанда медицина көллиятен тәмамлады. Кечкенәдән мөстәкыйль бала иде, мәктәп, көллият чараларында актив катнашты. Дөрес, баштарак елап та алдык, чит шәһәр бит. Бала укырга керү белән чит шәһәргә барып, уку йортына йөри торган маршрутларны өйрәнеп, әйләнеп кайттык. Үзебезгә дә кызык булды: чиста, матур шәһәр дип сөендек. Ашарга пешерүгә килгәндә, бу эш кечкенәдән кызыбызга йөкләнгән иде, үз-үзен туендырып торырлык ризык әзерләүдә тәҗрибәсе бар, анысы өчен бөтенләй борчылмадык.
Кытай әкияте буенча, үсеп буйга җиткән баласы белем эстәргә читкә чыгып киткәч, ялгызлыктан газап чиккән ата-ана бер зирәк кеше янына барып, киңәш сорый. Зирәкнең исә җавабы бик гади була – бу чарага дәва җәядән ук ату белән бер, ук-баланы ычкындырырга гына кирәк.
ВРЕЗКА:
2024 елда республика вузларына 44 017 кеше укырга кергән, алар арасыннан 28 484 абитуриент техникум һәм көллият студенты булган.
Психолог киңәше
Аралар өзелми, яңа дәрәҗәгә күчә
Инна ИДРИСОВА,
«Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәгенең укыту-методика буенча директор урынбасары, югары квалификация категорияле педагог-психолог:
– Әгәр бала әти-әнисен бик сагына, хәтта укуын да ташлап кайтырга җыена икән?
Мондый халәт бала белән ата-ананың үзара элемтәсе тыгыз һәм аның мөстәкыйльлеге аларга нык бәйле булуны аңлата. Шул ук вакытта нәкъ менә хәзер балага якыннарының ярдәме кирәк дигән сүз бу. Ул уку урынын гына түгел (ә бу үзе үк зур стресс), яшәгән җирен һәм тормыш рәвешен дә үзгәртә бит. Моңа кадәр яшүсмер өчен барын да көйләүчеләр булса, хәзер бөтен мәшәкать үз өстендә икәнлеген аңлау да – бала өчен авыр хәл. Читкә киткәч тә, беренче айлар – иң авыры, мондый чакта кемгәдер елышасы, таянасы килә. Сүз дә юк, берәүләр яңа урынга тиз, икенчеләр авырдан ияләшә. Бу очракта бала, теләсә кайсы вакытта кайтып китә алам, дигән уй белән яшәсә яхшырактыр да. Ул-кызыгыз белән вакытлыча сабыр итү турында сөйләшегез, мисалга, «Бер-ике ай түзеп тор, мөмкин булмаса кайтырсың», – дип килешеп куегыз. Шулвакыт аралыгында ул төркемдәшләре белән сөйләшә башлар, яңа тормышына ияләшеп тә китәр.
Яшүсмернең моңа кадәр яшәгән урынында яраткан шөгыльләре булгандыр, аларны барлап, яңа шәһәрдә шундый ук секцияләр табарга мөмкин. Әгәр баланың укуын ташлап кайтасы килүендә башка җитди сәбәпләр булмаса, тора-бара ияләшәчәк ул. Монда әти-әнинең дә баласы белән ихлас сөйләшүе мөһим. Баладан хис-кичерешләрен, күңел халәтен тәфсилләп аңлатуын сорагыз, ахыр чиктә аңа ничек ярдәм итәргә кирәклеген үзегез дә аңларсыз.
Әгәр балагызның хис-кичерешләрен куәтләп, артык төпченмичә, ул әйткәнчә эшлисез икән, янә аның өчен хәл итәсез булып чыга. Нәтиҗәдә проблема чишелми, катлауланачак кына. Балагызга тыныч кына тормыш авырлыклары кешене көчле итә дигән фикерне җиткерергә тырышыгыз.
Әгәр бала укырга китү белән үзен чамадан тыш мөстәкыйль тотса, әти-әнисенең фикерләре, киңәшләренә колак салмый башласа, алардан читләшсә?
Бу очракта әти-әнигә үз-үзен кулга алып, баланың үсүен танудан башка чара юк. Бала өйдән чыгып киткәнче, гаиләдә үзара ышаныч, аңлау булмаган икән, алга таба мөнәсәбәтләр суыначак кына. Әгәр яшүсмер белән ата-ана арасында ышанычлы мөгамәлә күпере салынган булса, ерак аралар да аны җимерә алмас. Иң мөһиме, баланы чамадан тыш контрольдә тотмаска кирәк: аңа көн дәвамында кат-кат шалтыратмагыз, алдан хәбәр бирмичә килмәгез, тикшерү максаты белән таныш-белешләрне ул яшәгән урыннарга юлламагыз. Балагыз үскән, димәк, аңа үз тормышын төзергә ирек бирергә вакыт җиткән дигән сүз. Үзегез исә теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер торучы газиз кешеләр булыгыз дип киңәш итәсем килә.
Әгәр бала төркемдәшләре, тулай торакта яшәүче бүлмәдәшләре белән аралашмаса?
Иң элек, ни өчен аралашмавын ачыкларга кирәк. Бәлки бала, гомумән, аралашуга мохтаҗ түгелдер. Ихтимал, ул үз уйларын йозак астында тота һәм аңа шулай яшәү уңайлыдыр. Димәк, ул үз вакыты белән, теләгәндә генә аралаша башлаячак.
Әгәр дә төркемдәшләре, бүлмәдәшләре белән мөгамәләсе көткәнчә килеп чыкмаса, балага үзен үзгәртеп, араларны яңадан җайлау авыр булачак. Нинди генә хәл булса да, өйдә ул үзен бернигә карамый яратуларын тоеп яши. Ә менә тулай торакта үзеңә карата хөрмәт казану өчен шактый тырышырга кирәк. Биредә авторитетыңны фәкать үз-үзеңә ышаныч белән раслап була. Ничек кенә булмасын, тулай торакта яшәү – бала өчен аралашу өлкәсендә саллы тәҗрибә һәм ул аңа файдага гына булачак. Беренче курста ук мондый төр проблемаларны яшүсмер үзе хәл итәргә өйрәнсә яхшы: күршеләре белән сөйләшү, кирәк булса, бүлмәләр белән алмашу, акча эшләү юлларын табу – бу чорда ук мөстәкыйльлеккә омтылу мөһим.
Баласын укырга җибәргән ата-ана артык борчылса?
Баланың укырга керүе – аның үзе өчен генә түгел, ата-ана өчен дә мөһим вакыйга. Яшүсмергә бу этап ‒ яңа тормышка аяк басу, мөстәкыйльлек, ирек тә әле. Әти-әни тормышында исә баладан аерылу, белгечләр теле белән әйтсәк – сепарация чоры. Бу вакытта көчле хисләр, борчылу барлыкка килү – табигый хәл. Бала үз гаиләсен корганда да әти-әниләр мондый халәтне уза. Кемдер әлеге вакыйгаларны горурлык, икенчеләр курку, хәтта бертөрле бушлык белән кичерә, бу да – кеше табигатенә хас реакция. Әмма сепарация – араларның өзелүе түгел, ә аларның фәкать яңа дәрәҗәгә күчүе. Бала ата-ананыкы булудан туктамый, бары тик мөстәкыйль һәм җаваплы кешегә әверелеп бара, бу сыйфатлары аңа тормышта үз урынын табар өчен гаять әһәмиятле. Димәк, борчылу чамадан тыш артык булырга тиеш түгел.
Борчылуга бирешмәс өчен киңәшләр:
Башка шәһәрдә укучы балагыз белән аралашу вакытларын алдан сөйләшеп, көйләп куегыз. Бу сезгә газизегез турында хәбәрдар булырга ярдәм итәр, бала үзен кайгыртучы барын сизеп торыр.
Баланың гадәттән тыш хәлләрдә үзен ничек тотасын белүен кайгыртыгыз. Телефон кенәгәсендә коткару хезмәтенең номерларын кертеп куюын сорагыз. Бу да күңелегездәге артык борчылуны киметер.
Чикләрне хөрмәт итегез. Яңа этаптагы көндәлек мәсьәләләрне бала үзе хәл итәргә өйрәнсен. Кибеттән азык-төлек алу, уку процессын көйләү – хәзер аның җаваплылыгында. Әгәр дә сез аның тормышына даими кысылып торсагыз, баланың үз-үзенә ышанычын киметерсез.
Бала өчен мәсьәләне чишәргә ашыкмагыз, ярдәм генә итегез. Аңа киңәш биреп, акыл өйрәтер алдыннан, башта үзен тыңлагыз – килеп туган мәсьәлә турында ул үзе ни уйлый, нинди чишү юлларын кулланыр иде микән? Әгәр мәсьәлә сездән башка чишелмәскә охшап торса, аны хәл итүгә бергәләп алыныгыз.
Күңелегезне борчу кимерә башлау белән, махсус тынычлану техникасын кулланырга ашыгыгыз. Мисал өчен, сулыш алу күнегүләрен эшләгез. Моңа кадәр кулыгыз, вакытыгыз җитмәгән шөгыльгә тотыныгыз. Бу уйларыгызны җайлар, кәефегезне яхшыртыр. Арада чакрымнар торса да, белем эстәп йөрүче балагыз моны, һичшиксез, тояр. Ике арадагы күзгә күренмәс җепләр, бала читкә китү белән генә өзелми бит.





Комментарийлар