Китап. «Белем» музее. Укытучыга һәйкәл
18 сентябрьдә Казансу буендагы яңа эшли башлаган Укытучылар йорты бакчасында республикабыз педагогларына багышлап һәйкәл ачылды.
Әлеге чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, Укытучылар көне алдыннан, мәгариф тарихына тагын бер истәлеге белән кереп баручы һәйкәл ачу белән котлады, әлеге тармакта эшләүчеләргә уңышлар теләде.
«Гаилә һәм укытучылар – һәр кеше тормышында иң мөһиме. Безнең конкурентлык сәләтебез белем бирү нәтиҗәсенә бәйле. Татарстан укучылары Бөтенроссия һәм Халыкара олимпиадаларда югары уңышларга ирешәләр. Болар педагогларның көндәлек фидакярь хезмәте нәтиҗәсе, – диде Татарстан Рәисе.
Рәис яңа ачылган «Укытучы йорты» эшчәнлеге белән танышты. Бу үзәкнең укыту-тәҗрибә уртаклашу, ял итү урынына әвереләчәгенә өмет баглавын белдерде. Танылган укытучы, педагогика фәннәре докторы Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның һөнәри мирасына багышланган педагогика остаханәсендә катнашучылар белән очрашты. Олы шәхеснең мәгариф өлкәсендәге хезмәтләренә югары бәя бирде. Киң җәмәгатьчелек быел укытучыларның укытучысы булган М.И.Мәхмутовның 100 еллыгын зурлап билгеләп үтә.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белгеләп үткәнчә, соңгы елларда өч зур проект гамәлгә ашырылды: республикабыз мәгарифенең 100 еллыгына багышлап җыентык чыкты, «Белем» мүзее эшли башлады һәм укытучыга һәйкәл куелды. Болар педагогларыбызның хезмәтенә олы бәя һәм аларны яңа уңышларга рухландырып торыр, дигән өмет бар.
Тантанада Татарстан Казан мэры Илсур Метшин, педагогик хезмәт ветераннары, галимнәр, Татарстанның халык укытучылары, мәгариф идарәләре җитәкчеләре, бәйгеләрдә зур уңышларга ирешкән укытучылар катнашты. Алар янәшәсендә әлеге күркәм проектны гамәлгә ашырган коллективны, аның авторы Татарстанның халык рәссамы Фәрит Вәлиуллинны, скульптор Фәнил Вәлиуллинны һәм композициядә тасвирланган үсмер балаларның үзләрен күрү, алар белән аралашу күңелдә зур тәэсир калдырды.
Автор фотолары





Комментарийлар