Логотип Магариф уку
Цитата:

ТНВ Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон уздыра

20 сентябрьдә ТНВ телеканалы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон үткәрә. Бу хакта матбугат очрашуында ТНВның мәгълүмати тапшырулар буенча генераль директор урынбасары Светлана Кадырова хәбәр итте.

«Бу –  14 сәгатьлек туры эфир», –  диде ул. «Көн дәвамында студиягә 200 дән артык кунак киләчәк. Телемарафонны әзерләүдә һәм үткәрүдә телеканал холдингының зур командасы катнаша».

Эфирда «Республика тавышы» мәйданчыгы эшләячәк. Анда сәясәт белгечләре, тарихчылар, социологлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак. «Гаилә кунак бүлмәсе»ндә исә Татарстандагы хезмәт династияләре вәкилләре һәм күпбалалы гаиләләр катнашачак.

Тапшыру барышында республиканың төрле районнарында яшәүче гаиләләр тарихы күрсәтеләчәк. Алар арасында 1,4 мең елга якын гомуми педагогик стажга ия укытучылар династиясе һәм ун бала тәрбияләүче гаилә дә бар.

Телемарафонның үзенчәлекле өлеше –  бергә 50 ел гомер иткән өч пар өчен туры эфирда «алтын туй» тантанасы. Алар өчен  элеккеге туй мохите хөкем сөрәчәк: гладиолустан чәчәк бәйләмнәре, балдаклар, документлар һәм туй биюе оештырылачак.

Автор фотолары
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ