Касансу буенда Укытучы йорты
Башкалабызның Казансу елгасы буенда (Подлужная урамы, 49а) ачылган Укытучылар йорты педагогларга мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекләрен тагын да активрак һәм төрле юнәлештә алып барырга юл ача. Бу чын мәгънәсендә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләрне тормышка ашыру урыны.
Бу көннәрдә монда укытучыга һәйкәл ачуга әзерлек эшләре алып барыла. Киләчәктә бу мәйданчыкның студентлар, яшь укытучылар һәм ветеран-педагогларның очрашу-аралашу урынына әвереләчәгенә һич шик юк.
Дәрес-сессия
Укытучылар йортында Мәгарифне үстерү институты белән берлектә ел дәвамында төрле мәгариф чаралары үткәрү күздә тотыла. Шуларның берсе –яшь укытучыларның шәхси һәм һөнәри компетенцияләрен үстерүгә ярдәм итү максатыннан Казандагы 4 нче гимназия-интернатның тәҗрибәле педагоглары үткәргән интенсив – остазлык дәресе иде. Анда катнашучылар укытучының роле, укучыларны уку процессына җәлеп итү, теманы бергәләп өйрәнү, дәрестә балаларның активлыгын күтәрү, аларның тәрбибен контрольдә тоту кебек сорауларга җавап таптылар кебек. Бу мәгариф чарасында катнашу өчен хәтта Әлмәт мәктәпләреннән дә укытучылар күп килгән иде.

Казандагы 4 нче гимназия-интернатының математика укытучысы Тимур Леонтьев, биология укытучы Зәнфирә Хәбирова һәм Бөтенроссия, Халыкара вокал конкурслары лауреаты, КДМУ һәм ДРО каршындагы вокал студиясе җитәкчесе, логопед-фониатолог, ораторлык осталыгы укытучысы Зөлфия Зарипова җитәкчелегендә «Заманча белем бирүнең өч киты», «Укытучының роль моделе», «Үзеңнең тәртибең белән идарә итү», «Үзең һәм тавышың белән идарә итү» дигән темаларга көн дәвамында барган интерактив-гамәли сессияләрдә яшь укытучылар бик актив катнашты.





Комментарийлар