Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның УРАМ-паркында гаилә спорт фестивале узачак

12 сентябрьдә Казанның УРАМ-паркында 1–4 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен «Гаилә белән стартка. Гаилә белән сайлауга!» спорт фестивале узачак. Фестивальне Татарстан Республикасы Спорт советы оештыра.

Чара Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе ярдәме белән «Гаилә белән сайлауга» проекты кысаларында үткәрелә.

Фестивальдә гаиләләр өчен биш спорт мәйданчыгы эшләячәк: шәһәрчекләр, флорбол, йога һәм гаилә зарядкасы, спорт көрәше, баскетбол. Балалар һәм әти-әниләр мастер-классларда катнашып, төрле спорт төрләрен сынап карый алачак.

Фестивальгә Казан мәктәпләре дә кушылган. Иң күп катнашучы җыйган белем бирү оешмалары спорт инвентаре белән бүләкләнәчәк.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ