Логотип Магариф уку
Цитата:

Ак Барс кардәшлек символы

23 октябрьдә Кыргызстандагы данлыклы Ыссык күлдә «Ак Илбирс» фәнни-тикшеренү тернәкләндерү үзәге ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов каташты.

      «Бүген безнең өчен чын мәгънәсендә әһәмиятле вакыйга – без Кыргызстан Республикасында»  Ак­  Илбирс» фәнни-тикшеренү үзәген ачабыз. Кар барсы –  сирәк ерткыч кына түгел,  безнең халыкларны берләштерә торган борынгы символ. Канатлы барс  – игелек билгесе, – дип ассызыклады ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.  Бу к Алтай Республикасында Татарстан Рәисе  ярдәме белән оештырылган «Кар барс» үзәгенең икенче фәнни мәйданчыгы булып исәпләнә.

        Тантаналы чарада Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе Адылбәк Касымалиев, Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин, Кыргызстан табигый ресурслар, Экология һәм техник күзәтчелек министры Акыл Токтобаев, галимнәр һәм экспертлар катнашты.

    Яңа үзәктә заманча лабораторияләр, ветеринария блогы һәм операция бүлмәсе бар. Биредә белгечләр фәнни тикшеренүләр үткәрәчәк, сирәк очрый торган хайваннарны коткару һәм тернәкләндерү белән шөгыльләнәчәк.

   «Кар барсын саклау  ул – фәнни һәм табигатьне саклау бурычы гына түгел, ә дәүләт, фән һәм бизнес җаваплылыгы мәсьәләсе дә. Комплекслы фәнни программаны тапшыру ул сирәк төрнең исән калуына гына түгел,  дистә еллар алдан ышанычлы яклау алуына безнең турыдан-туры өлешебез. Татарстан үзенең эшләнмәләре һәм тикшеренүләре белән Кыргызстан коллегаларыбыз белән уртаклашырга әзер», – диде ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин

     Кар барсы ике республиканың хезмәттәшлек символы да ул: Татарстанда канатлы барс гербта сурәтләнгән, Кыргызстанда ирбис илнең милли символы булып санала, дип хәбәр итә ТР  Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы.

     

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ