Логотип Магариф уку
Цитата:

«Интонация» милли премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2026 елның 8 сентябрендә укытучыларны җәмәгатьчелек таныган «Интонация» милли премиясенә старт бирелде. Премия «Живая классика» фонды тарафыннан «Просвещение» нәшрияты» АҖ һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә куелган.

Премиянең максаты — рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәренең җәмәгатьчелектәге дәрәҗәсен күтәрү, заманча укыту методикалары эшләүче педагогларны ачыклау һәм аларны хуплау, төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашу өчен һөнәри берләшмә төзү.

Премиянең үзенчәлеге: укытучыны укучылар, әти-әниләр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары тәкъдим итә ала.

Премия лауреатларын дипломнар һәм акчалата бүләкләр, җәмәгатьчелек танывы һәм медиа ярдәм, шулай ук мәдәни проектларда һәм стажировкаларда катнашу мөмкинлеге көтә.

Гаризалар 2026 елның 15 августыннан 25 сентябренә кадәр кабул ителә. Нигезләмә һәм катнашу шартлары белән сайтта танышырга мөмкин.

Педагогларны, укучыларны һәм әти-әниләрне актив катнашырга чакырабыз!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ