Логотип Магариф уку
Цитата:

Закирә Хәбибуллинаның методик мирасы

Күренекле методист, галимә, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган укытучысы (1986), СССР Халык мәгарифе отличнигы (1980), ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» (2006), «Мактаулы остаз» (2021) билгеләре иясе, хезмәт ветераны Закирә Нури кызы Хәбибуллинага 14 сентябрьдә 90 яшь тулган булыр иде.

Рәсимә ШӘМСЕТДИНОВА,

Татарстанның халык укытучысы,

ТР Мәгарифне үстерү институтының

татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире,

филология фәннәре кандидаты, доцент

Закирә Хәбибуллина 1936 елның 14 сентябрендә Башкортстанның  Туймазы районы Үрнәк авылында туа. 19441954 елларда Балтай урта мәктәбендә белем ала һәм, аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Студент елларында активлыгы, белемгә омтылуы, җитдилеге белән аерылып тора. 1959 елда институтны тәмамлап, Октябрь районы Кизләү урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Эшчәнлеген Татарстан укытучыларының белемен күтәрү институтында да дәвам итә (2005 елдан Мәгарифне үстерү институты): 19631991 елларда татар теле һәм әдәбияты кабинеты методисты, мөдире, 19922012 елларда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы фәнни хезмәткәре. 1997 елда Закирә Нури кызы «Укучыларны туган (татар) телдә диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтүнең дидактик системасы» дигән темасына фәнни доклад формасында педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Закирә Нури кызы 53 ел гомерен туган телебезне укытуга багышлый, шуның 49 елын Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең төрле өлкәләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен күтәрү юнәлешендә армый-талмый хезмәт иткән, аларның тирән ихтирамын яулаган, тормышта олы җанлы, ярдәмчел, киң күңелле, шәфкатьле, башкаларның эчке халәтен бик тә нечкә тоемлый торган сизгер, шул ук вакытта гаҗәеп гади дә булып кала белгән остаз һәм республикада милли мәгарифне методик яктан тәэмин итү юнәлешендә нәтиҗәле эшләр башкарган тирән белемле методист буларак таныла. Аның лекцияләре һәм методик семинарлары һәрвакыт югары практик кыйммәте һәм фәнни нигезләнгән булуы белән аерылып тора.

Закирә Хәбибуллинаның методик мирасы – аерым бер фәнни-педагогик мәктәп. Аның эшчәнлегендә ике мөһим юнәлеш үзара бәйле рәвештә үрелеп бара: беренчедән, ул татар әдәбиятын рус телендә укучы татар балаларына укытуның үзенчәлекле методикасын эшләүгә зур өлеш кертә. Икенчедән, аның тарафыннан төзелгән дәреслекләр һәм методик кулланмалар бүген дә үзенең актуальлеген югалтмаган хезмәтләр булып тора.

Ул урта белем бирү мәктәпләре өчен әдәбияттан программалар, дәреслек-хрестоматияләр төзүдә, әдәбият укытуның төрле проблемаларына һәм, гомумән, татар мәгарифе мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша.

Закирә Нури кызы 8, 9, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен (шул исәптән рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар өчен дә) «Татар әдәбияты» буенча язылган һәм бастырылган төп дәреслекләр һәм дәреслек-хрестоматияләр сериясенең автордашы булып тора. Ул УМКлар төзүдә күренекле татар галимнәре, методистлар һәм әдәбият белгечләре, шул исәптән профессор Ф.М. Мусин, филология фәннәре докторы Ф.Г. Галимуллин, профессор Ә.Н. Хуҗиәхмәтов һәм методист Х.Г. Фәрдиева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.К. Хисмәтова белән берлектә эшли.

Бу дәреслекләрнең, бигрәк тә рус телендә укыту алып барылган мәктәпләр өчен төзелгәннәренең, иҗади лабораториясе нәкъ менә Закирә Нури кызының методик осталыгы белән билгеләнгән. Ул автордашлары белән бергә иң катлаулы бурычны – күпмәдәни мохиттә укучыларда татар классик әдәбиятына һәм хәзерге заман авторларының әсәрләренә мәхәббәт уяту, аны аңлаешлы һәм үтемле итү бурычын хәл итә алды.

Закирә Хәбибуллинаның методик эшчәнлеге шуның белән дә кыйммәтле, ул татар телен һәм әдәбиятын укытуны заманча педагогик технологияләр белән баетып бара.

Аның тарафыннан төзелгән «Татар теленнән мөстәкыйль эшләр» дигән рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 211 нче сыйныфларында рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек, Х.Г. Фәрдиева белән берлектә язылган «Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту» кебек методик кулланмалар укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән. Укытучылар өчен уздырган семинарларында ул һәрвакыт дәреснең милли-мәдәни аспектына, әсәрнең идея-эстетик эчтәлеген ачуга аерым игътибар бирә.

ТР Мәгарифне үстерү институтындагы хезмәттәшләре һәм республикабызның, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә эшләүче барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары Закирә Нури кызын гаять зур тырышлык, педагогик такт һәм принципиальлек иясе буларак хәтерлиләр, күңелләрендә йөртәләр. Аның гомер юлы – туган телгә, милләт мәгарифенә чиксез тугрылык үрнәге.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ