Татарстан өчен тавыш бирик!
Липецк шәһәрендә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» V Бөтенроссия һөнәри конкурсының сынаулары башланды.
Барлыгы бәйгедә илнең 87 төбәгеннән 131 педагог катнаша. Аларның 85 е укытучы һәм 46 сы тәрбияче.
Бәйгедә Татарстан Республикасын Казан шәһәренең 11 нче «Унбер» күппрофильле лицее укытучысы Курамшина Резидә Зөфәр кызы тәкъдим итә.
«Иҗтимагый танылу»номинациясендә тавыш бирү старт алды. Номинациядә видеоролигы иң күп лайк җыйган катнашучы җиңүче дип танылачак.
Татарстанга «ОШЫЙ» тамгасы белән ярдәм итик: https://vkvideo.ru/video-213970634_456239776





Комментарийлар