«Укытучы - һөнәр генә түгел, ул үзеңне шуңа багышлау»
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов үзенең Вконтактедагы сәхифәсендә «Укытучы - һөнәр генә түгел, ул үзеңне шуңа багышлау» дип яза.
«Белем бәйрәме...
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен…
Шагыйрә Энҗе Мөэминованың әлеге юлларын кем генә белми икән. Уку елы башлану - 1 сентябрь - һәркем өчен якын һәм кадерле көн. Кем булуга, кайда эшләүгә карамастан, адәм баласы барыбер үзенең балачак һәм яшьлек истәлекләре белән яши, дөресрәге, алар безне гомер юлында озата бара. Ул чорларның күп өлеше мәктәптә үтә. Билгеле инде, беренче чиратта, хәтергә укытучылар килә. Алар да төрле: кемдер таләпчәнлеге белән күңелдә калса, икенчеләре йомшаклыгы, ихласлыгы, ярдәмчеллеге һ.б. сыйфатлары белән күз алдына килеп баса. Еш ишетелә торган бер хакыйкать: укыганда йомшак характерлы укытучы күбрәк яратабыз, чөнки сирәк ачулана, «2»ле аз куя, өй эшен дә күп бирми һ.б., ә инде вакытлар үткәннән соң, усал, таләпчән укытучылар беренче булып хәтергә килә. Бу, күрәсең, аларның яхшы белем бирүе, күп нәрсәгә өйрәтүе белән бәйле. Әлеге фикерне аксиома рәвешендә кабул итәргә кирәкми. Минем үземә укучыны шәхес итеп күргән, аның белән зурларча аралашкан, киңәшләр биргән, үзара хөрмәт итешкән укытучылар якын. Бәхеткә күпчелеге шундый иде.
Укытучы - һөнәр генә түгел, ул үзеңне шуңа багышлау (рус телендә «призвание» дигән сүз төгәл мәгънәсен бирә). Әйтәләр бит: «Укытучы булып туарга кирәк!» Дөрестер, бу вазифага алынган кешедә аралашу осталыгы, остаз булу, үзең белгәнне башкаларга җиткерә белү сәләте кирәк. Әнә шул сәләтне табу, үстерү аша гына чын Укытучы әзерләнә. Мин укытучылык «жилкасы» булган кеше чын Профессиональ була дип саныйм. Әйтик, вузда яхшы уку — ул әле яхшы укытучы буласың дигән сүз түгел.
Борынгы чорлардан башлап укытучы-остаз хөрмәт ителү турында язмалар сакланган, әдәби, фәнни хезмәтләрдә урын алган. Корьәндә дә остазны олылау, хөрмәтләү кирәклеге кат-кат искәртелә. Бүгенге урта һәм өлкән буын кешеләр бердәм кабатлый: без үскәндә Укытучыга хөрмәт зур иде. Кызганыч, бүгенге көндә укытучы һәнәренә караш-мөнәсәбәт тиешле дәрәҗәдә түгел. Бу турында күп сөйләнелә, языла, уку елы алдыннан була торган киңәшмәләрдә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә моны әйтә. Хәл авыр үзгәрә шул. Сәбәбе нәрсәдә? Билгеле инде, үзебездә, барчабызда һәм, беренче чиратта, хөкүмәт җитәкчеләрендә. Үткән гасыр ахырыннан башлап, демократия төшенчәсенә бәйле, укучы һәм ата-ана хокукы алгы планга чыгарылды, бурычлары икенче планга калдырылды. Хөкүмәт документларында озак еллар дәвамында «белем бирү өлкәсендә дәүләт (муниципаль) хезмәте күрсәтү» - «оказание государственных (муниципальных) услуг в сфере образования» төшенчәсе кулланылды. (Бәхеткә, ул бетерелде, «педагогик эшчәнлек» дип йөртелә башлады.) Бала, ата-ана мәнфәгатен берьяклы яклау күп санлы кызганыч хәлләргә китерде. Ил буенча күпме укытучы судка бирелде, мәктәптән китүчеләр күпме булды… Күз алдына китерүе кыен: укучы сыйныф бүлмәсендә сүгенә, ярамаган гамәл кыла һ.б. — аңа берни юк, укытучы катырак сүз әйтә — бала психикасына начар йогынты ясаган дип, тавыш күтәрәләр, судка барып җитәләр. Бу мәсьәләдә вакытлы матбугат органнары да күп зыян китерде. Бер кечкенә генә әйберне күтәреп алып, кем әйтмешли, чебеннән фил ясаулар күп булды бит. Ниһаять, ил күләмендә үзгәреш башланды. Вакытлы бер компания генә булмасын иде. Ил, республика җитәкчеләре дә Укытучы дәрәҗәсен күтәрүгә ил күләмендәге әһәмиятле эш итеп карарга кирәклегенә инандылар.
Укытучы дәрәҗәсен күтәрүдә аеруча җитди урынны хезмәт хакы күләме дә алып тора. Әлегә ул түбән, канәгатьләнерлек түгел. Әлеге ике сәбәп (дәрәҗә һәм хезмәт хакы) киләчәккә зур зыян китерә. Әйтик, мәктәптә укытучылык сәләте күренеп торган бала укый. Аңа «син укытучы булырга тиеш, сәләтең бар»диләр. Ул исә, югарыда әйтелгән сәбәпләрне атый да башка уку йортына китә. Мәгариф системасы бер укытучыны югалта. Аның урынын начар укыган, баллары түбән булган, кайвакыт башка җиргә керә алмаган укучы ала. Әлеге йомшак укучы вузда да шулай укый һәм йомшак белем алган укытучы булып чыга. Әлеге йомшак укытучы үзе кебек үк йомшак укучылар әзерли бит!? Гафу итегез, мин артык гадиләштереп аңлаттым кебек. Укытучы һөнәре сайлаган студентларның да хәтере калмасын, сез дә бит төрле. Әмма бу фикернең нигезле булуын кем генә кире кагар икән.
Уку елы башлану уңаеннан укытучылар әзерли торган уку йорты турында да әйтәсем килә. Бу турыда күпләр сөйләде, язды, минем дә берничә тапкыр әйткәнем булды. Ул шуңа кайтып кала: Казанда Педагогика институты (университеты) булырга тиеш! 2010 елда М.Шәймиев хата җибәрде — КДУга Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын кушарга рөхсәт бирде. Ул вакытта аны җиңел аңлаттылар: университет укытучылары тирән белем бирә, ә педагогика университеты укытучылары методикага өйрәтә. Бүген мәктәпләргә укытучылар җитмәү — шуның бер чагылышы. Таныш мәктәп директоры укытучылар эзләп Ульян һәм Чебоксардагы педагогика вузларына мөрәҗәгать итүен әйтте. Укытучы кадрларның мәктәптән еш китүе дә әлеге мәсьәләгә килеп тоташа. Педагогик вузга кеше кая барасын белеп килә, 4-5 ел дәвамында аны укытучы һөнәре турында сүз-фикер, очрашу, күрсәтү, гамәли эш (практика) һ.б. эзлекле рәвештә, көн саен, сәгать саен озата бара. «Театр кием элгеченнән башлана» дигән гыйбарәне үзгәртеп әйтсәк, «укытучы — уку йортыннан башлана». Монда бөтенесе бер максатка эшли, шуңа да вузны тәмамлаганда булачак профессиягә караш формалашып җитә.
Мәктәптә миңа белем биргән, бүген мәктәп-гимназияләрдә эшләүче УКЫТУЧЫЛАР алдында баш иеп, рәхмәтемне җиткерәм, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калам!», – ди әдәбият галиме.
Альберт Сабир фотосы





Комментарийлар