Укытучыңны котла, без бүләклибез!
Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез – Сез иң күркәм кеше икәнсез. Әйе, сабый чактан кулдан тотып белем дөньясына алып керүче , барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше - ул укытучы.
5 октябрьдә илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан сез дә яраткан остазларыгызны безнең аша котлый аласыз. "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" редакцияләре "Укытучыңны котла, без бүләклибез" акциясенең икенче сезонын игълан итә. Анда мәктәп укучылары да, студентлар да, укытучылар үзләре дә, инде өлкән яшьтәге кешеләр дә, гомумән, һәркем катнаша ала.
Катнашу өчен шартлар:
· укытучыңның шәхси фотосурәтен яки икегез бергә төшкән фотоны;
· социаль челтәрләрдәге аккаунтын (булган очракта);
· аңа җиткерәсе теләкләрне, бәйрәм котлавын безнең электрон почтага magarif.konkurs26@bk.ru адресына 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча юлларга кирәк.
Алар сайтыбызда һәм редакциянең официаль төркемнәрендә урын алачак.
Иң матур котлау иясен редакциябез белән килеп бүләкләячәкбез! Ә иң кызыклы һәм оригиналь теләкләр исә «Мәгариф» журналында да урын алачак!
Башкалар бүләк эзләп, баш ватканда, яраткан мөгаллимеңә синең иң шәп бүләгең турында без инде кайгырта да башладык! Котлауларыгызны көтеп калабыз!





Комментарийлар