«Асарьле тарих» бәйгесе татар халкының тарихи мирасын өйрәнүчеләрне берләштерә
Бөтендөнья татар конгрессы татар халкының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә багышланган «Асарьле тарих» Бөтенроссия бәйгесен игълан итте. Ул Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.
Бәйгедә Россия мәктәпләренең 5–11 сыйныф укучылары катнаша ала. Алар татар халкының тарихи мирасына багышланган проект яки фәнни-тикшеренү эше тәкъдим итәргә тиеш.
Эшләрне архитектура, монументаль сәнгать, язма истәлекләр һәм чыганаклар, археология, декоратив-гамәли сәнгать, халык авыз иҗаты, шулай ук төбәкнең күренекле шәхесләренең тормышы һәм эшчәнлеге юнәлешләрендә әзерләргә мөмкин.
Бәйгедә катнашу бушлай һәм читтән торып (дистанцион форматта) оештырыла. Җиңүчеләргә I, II һәм III дәрәҗә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак. Җиңүчеләр исемлегенә кермәгән укучыларга катнашу турында сертификат бирелә.
Бәйгегә гаризалар һәм кирәкле документлар 20 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр кабул ителә. Эшләрне magarif.komitet@gmail.com электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Гүзәл Закирова фотосы





Комментарийлар