Логотип Магариф уку
Цитата:

«Россия – халыклар йорты» («Россия – дом народов») Бөтенроссия диктанты узачак

Агымдагы елның 8 сентябрендә «Россия – халыклар йорты» («Россия – дом народов») Бөтенроссия диктант язу чарасы узачак. Диктант Россия Федерациясе халыклары телләре көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана.

Диктантта катнашу бушлай, теләгән һәркем яза ала. Онлайн язарга теләүчеләр өчен көне буе мөмкинлек тудырылган: «Россия – халыклар йорты» («Россия – дом народов») Бөтенроссия диктант сайтында; ә «Рувики» платформасындагы онлайн-форматта диктантны 21 телдә язарга була.

Әлеге чарада шәхсән катнашырга теләүчеләр өчен Татарстанда түбәндәге белем бирү йорталарында мәйданчыклар булдырыла:

- рус теленнән диктант – Казан шәһәре Совет районының А.С.Пушкин исемендәге 93 нче гимназиясе (башлана 13.00 сәг.);

- татар теленнән диктант – Казан шәһәре Мәскәү районы КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе (башлана 11.30 сәг.);

- удмурт һәм мари телләрендә диктант – Балтач урта мәктәбе (башлана 13.00 сәг.)

- Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрендә диктант – Казан шәһәре Вахитов районы «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» Мәгариф үзәге (13 сентябрь).

Шулай ук бу көнне Татарстан Халыклар дуслыгы йорты (11.00 сәг.), КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (11.00 сәг.), «Адымнар» полилингваль комплексы (13.00) базасында да диктант язу мәйданчыклары эшләячәк.  

Диктант тексты өчен Рәсүл Гамзатовның әсәрләреннән өзекләр сайланган.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ