Лилия ХИСМӘТОВА автор яңалыклары
-
Милли мәгариф: кичә, бүген, иртәгә
Татарстанда милли мәгарифнең бүгенге хәле, туган телләрне укытуның нинди юллар белән алып барылуы, якшәмбе мәктәпләренең эшчәнлеге һәм республикадан читтәге татар мәктәпләренә күрсәтелә торган ярдәм турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова белән сөйләштек.
-
Усали мәктәбе: гасырлар аша килгән мирас
Усали гади генә авыл түгел, биредә белем учагы гасырлар буе сүнмәгән. Анда педагогик династияләр яши, анда балалар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары чәчелә, анда һәр укытучы – чын остаз.
-
Медиа белән диалог: «Директориум» проектында катнашучылар «Татмедиа» редакцияләрендә кунакта
«Мәгариф оешмасының медиаимиджын стратегик идарә итү: гамәли кораллар, үзара эшләү кагыйдәләре һәм мәктәп брендын үстерү мөмкинлекләре» квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре директорлары — «Директориум» проектында катнашучылар өчен медиакиңлеккә багышланган бай эчтәлекле көн оештырылды. Чара Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә әзерләнде.
-
Иң мөһиме – эшебезнең нәтиҗәсенә ышану
Бөгелмәдәге лицейда малайлар квадрокоптер белән идарә итә, ә кызлар – театр сәхнәсендә камилләшә. Ничек итеп бер мәктәптә ике төрле, ләкин бер үк дәрәҗәдә нәтиҗәле укыту системасы эшли ала? Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат директоры Азат Сабиров белән үзенчәлекле методика, полилингваль мохит һәм тәрбиянең «гамәл аша өйрәтү» ысулы турында сөйләштек.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Интонация» милли премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә
2026 елның 8 сентябрендә укытучыларны җәмәгатьчелек таныган «Интонация» милли премиясенә старт бирелде. Премия «Живая классика» фонды тарафыннан «Просвещение» нәшрияты» АҖ һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә куелган.
-
Профессор Р. Г. Бохараев исемендәге «Татар.Бу Хакатон» ярышына гаризалар кабул ителә
Татарстанда профессор Р. Г. Бохараев исемендәге «Татар.Бу Хакатон» ярышына гаризалар кабул итү башланды. Бу чара татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән инновацион IT-чишелешләр булдыру максатыннан оештырыла.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Digital – мәгариф мәйданының яңа фәлсәфәсе» Бөтенроссия конференциясе Казанда узачак
2026 елның 26 октябреннән 3 ноябренә кадәр Казанда KazanDigitalWeek – 2026 Халыкара форумы кысаларында «Digital – мәгариф мәйданының яңа фәлсәфәсе» дигән еллык Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. Чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты үткәрә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда мәктәп укучылары өчен профориентация курсы яңартыла
Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә 6–11 нче сыйныф укучылары өчен «Россия – минем офыкларым» дәресеннән тыш эшчәнлек курсының эчтәлеге яңартыла. «Киләчәккә билет» проектының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2026/2027 уку елында программада беренче тапкыр республика икътисадына, алдынгы предприятиеләргә һәм кадрлар ихтыяҗына багышланган төбәк модуле пәйда булачак.
-
Татарстанда «Татарстан – космос траекториясе» проекты башлана
Татарстан Республикасында «Татарстан – космос траекториясе» дигән масштаблы фәнни-агарту проекты старт ала. Аның төп максаты – мәктәп укучыларын астрономия, космонавтика, инженерлык һөнәрләре һәм заманча космик технологияләр белән таныштыру, шулай ук яшьләрне техник белгечлекләр сайларга рухландыру.
-
V Казан глобаль яшьләр саммитында КФУ фән фестивале узачак
Татарстан башкаласында елның төп яшьләр чарасына әзерлек дәвам итә. 26–30 августта узачак V Казан глобаль яшьләр саммиты кысаларында КФУның «PROнаука» юбилей фестивале фән сөючеләр өчен үз ишекләрен ачачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Россиянең иң яхшы мәктәп китапханәчесе» конкурсына гаризалар кабул итү башланды
4 августтан «Россиянең иң яхшы мәктәп китапханәчесе» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының икенче сезонына гаризалар кабул итү старт алды. Ярышны РФ Мәгариф министрлыгы һәм «Знание» Россия җәмгыяте оештыра. Чара Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча үткәрелә. Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр проектның рәсми сәхифәсендә кабул ителә.
-
Казанда Россия остаз-мәгърифәтчеләре форумы узачак
3 августтан 5 августка кадәр Казан Укытучылар йортында Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр бергәлегенең масштаблы форумы узачак. Чарага илнең 55 төбәгеннән 100 делегат җыелачак. Россия халыклары бердәмлеге елында форумның төп темасы цифрлы мохит шартларында педагогның мәгърифәтчелек эшчәнлеге булачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
ТР Фән һәм технологияләр фонды грант бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Бүгенге көндә фундаменталь фән ул – дәүләтнең стратегик ресурсы. Әлеге өлкәдәге ачышлар технологик бәйсезлекнең һәм социаль иминлекнең нигезе булып тора. Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр фонды иң перспективалы фәнни тикшеренүчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча эшен дәвам итә.
-
Мәгариф министрлыгы сыйныфтан тыш уку өчен китаплар исемлеген яңартты
Россия Мәгариф министрлыгы сыйныфтан тыш уку өчен китаплар исемлеген яңартты. Ведомство төбәкләргә патриотик юнәлештәге заманча әдәбият исемлекләрен юллады.
-
Республикада туган телләрдә белем бирүче иң яхшы педагоглар билгеле
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында туган телләрдә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагоглар арасында үткәрелгән республика конкурсының йомгаклары ясалды. Чара Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны ярдәмләү максатыннан оештырыла.




