Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф министрлыгы сыйныфтан тыш уку өчен китаплар исемлеген яңартты

Россия Мәгариф министрлыгы сыйныфтан тыш уку өчен китаплар исемлеген яңартты. Ведомство төбәкләргә патриотик юнәлештәге заманча әдәбият исемлекләрен юллады.

Яңа исемлектә махсус хәрби операция вакыйгаларына һәм бүгенге батырларга багышланган әсәрләргә аерым игътибар бирелә. Анда батырлык, Ватанга мәхәббәт һәм буыннар дәвамчанлыгы темаларын ачучы әсәрләр урын алган.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, бу басмалар мәҗбүри өйрәнү өчен түгел, ә факультатив уку, тематик сыйныф сәгатьләре һәм әдәби фикер алышулар үткәрү өчен тәкъдим ителә. Аларның төп максаты — сәнгать сүзе аша яшь буында Ватан сакчыларына хөрмәт тәрбияләү һәм заманча тарихи процессларны тирәнтен аңлауны формалаштыру.

Яңа исемлекләр китапханә фондларын тулыландыру өчен РФның барлык субъектларына инде юлланган.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ