Логотип Магариф уку
Цитата:

«Елмай» паркында гаилә белән кино карарга бар

Казанда бу атнада шәһәр халкына «Алладин» һәм «Головоломка» мультфильмнары, шулай ук «Унесенных призраками» фильмы күрсәтелә.

Бүген, 19 август көнне, шәһәр халкы – «Алладин», пәнҗешәмбе, 20 августта «Головоломка» мультфильмнарын карый ала. Шимбә көнне, 22 августта, башкала халкы өчен «Унесенные призраками» аниме-фильмы тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Казанның рәсми сайты.

Фильмнар 19:00 сәгатьтә күрсәтелә башлый. Тамашачыларга уңайлы булсын өчен оештыручылар урындыклар һәм пледлар әзерли. «Елмай» паркында кинолар август буе күрсәтелә. Фильмнар расписаниесе белән дирекция сайтында танышырга була.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ