Укучының дәрес әзерләү урынын дөрес итеп оештырабыз
Өйдә дәрес әзерләгәндә баланың сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен өстәл белән урындыкны дөрес сайлау һәм яктыртуга игътибар итү мөһим. Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия кулланучылар хезмәте мәктәп укучылары өчен өйдә уңайлы шартлар тудыру буенча киңәшләр тәкъдим итте.
Белгечләр өстәлне тәрәзә янына урнаштырырга киңәш итә. Уң кул белән язучы бала өчен яктылык сул яктан, ә сул кул белән язучы өчен уң яктан төшәргә тиеш. Көндез бүлмәдә җитәрлек яктылык булса да, өстәл лампасыннан файдалану артык булмас.
Компьютер артында утырганда мониторны баланың каршысына куярга кирәк. Экран белән күзләр арасы 60-70 сантиметр чамасы булырга тиеш. Өстәл белән урындыкның биеклеге дә баланың буена туры килүе зарур.
Дәрес әзерләгәндә укучы төз утырырга, аркасын урындыкка терәргә һәм аякларын идәнгә нык итеп бастырырга тиеш. Китап яки дәфтәрне күзгә артык якын китерергә ярамый – ара якынча беләк озынлыгы булырга тиеш.
Якынча 20 минут саен эштән туктап, бераз хәрәкәтләнергә, җиңел күнегүләр ясарга яки күзләргә ял бирергә мөмкин.
Дәрес әзерләү белән ялны чиратлаштыру, күбрәк хәрәкәтләнү баланың игътибарын саклап калырга ярдәм итә. Мондый тәртип күзләргә, мускулларга һәм умырткага да артык авырлык төшүдән саклый.





Комментарийлар