Төшләремә кергән Татфагым
Иии, җәмәгать, югары уку йортын тәмамлаганга 30 ел булса да, уку йортым, группадашларым, укытучыларым, тулай торагым әле дә төшләргә кереп йөдәтә. «Йөдәтә» дию дөрес булмас, мөгаен, яшьлеккә, иң кадерле елларга алып кайта.
Иии, иң шәп, бер кайгысыз, рәхәт студент еллары булган ул, җәмәгать...
Татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлекләре Муса Җәлил исемендәге урамда (ЗАГС янәшәсендә) дус-тату яшәп яткан заманнар - 1993-1997 еллар бу. Күпләр «Ник 4 кенә ел булды соң әле?! Хаталанасыңдыр» дип аптырарлар. Чөнки бу заманда бакалавриат, 4 ел дигән нәрсәнең «духы» да юк иде бит әле. Барлык нормаль кешеләр 5 ел белем алып, кызыл, я зәңгәр диплом тотып чыгып китәләр иде. Без менә монда да аерылып торганбыз, күрәмсең - эксперименталь рәвештә медальле, булдыклы яшьләрне 4 еллык планга «утыртканнар».
Ярый, хуш, сентябрь җитте, укулар башланды...
Кураторыбыз итеп Рифат Хәсән улы Сверигин дигән кешене билгеләгәннәр. Фамилиясе, билгеле инде, без татар балалары өчен бераз сәеррәк яңгырый. Шулай булса да, ияләштек тагын. Атна саен (һәр пәнҗешәмбе) куратор сәгатьләренә «Мәдәни җомга» газетасын, башка гәҗит-журналлар кыстырып керә, безне нәсыйхәтли, агарта, чыгып китә.
«Ярый кураторыбыз Сәгыйтов түгел әле!» дип сөенеп туялмыйбыз. Коридорда очраганда да, дәрескә кергәндә дә котлар ботка төшә, «ләхәүләләребезне»укып кына йөрибез. «Тел белеменә кереш» дәресенә Марат Әбрәр улы килеп керүгә, аудиториядә үле тынлык урнаша. Шәм кебек төз гәүдәле, ап-ак чәчле Сәгыйтовны, билгеле инде, күпләр өрәк күргәндәй кабул итә. Ап-ак чәчләрен, башын кискен хәрәкәт ясап, өскә күтәреп куя, укытучы өстәленә ап-ак ватман кәгазе җәя, ручкасы белән исемлекне барлый башлый... Бу вакытта хәтта Казан урамнарындагы машиналар тавышы да ишетелми башлый, бугай. «Нәрсә?! Сарык абзарына бүре кергәндәй карап торасыз?!» дигән сүзләр дә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә, калтырата, эчне йомшарта... Бер пар дәресне агарган, кызарган йөзләр, маңгайдагы бөрчек-бөрчек тирләр белән көчкә тәмамлыйбыз. «Уф, Аллага шөкер, бүген исән калдык бит!» дип сөенәбез. Икенче дәрескә конспект өчен кызыл, яшел, зәңгәр пасталарыбызны, линейкаларыбызны әзерлибез...
Әй, менә, кураторыбыз Роза Әминовна булса, иллә дә шәп булган булыр иде, дип эчтән генә хыялланып куябыз. «Пачиму-патамушты» Роза Әминовна тулы гәүдәсе белән коридор тутырып килгәндә, әниең килгән кебек. Яңгырап торган тавышы белән хәлләрне белешә, берәр төртмәле сүз әйтеп куя, рәхәтләнеп көлә, кочаклый... Берничә атна авылга кайтмаган балага әй, рәхәт тә булып китә инде. «Нәззирә, тагын бу коричневый помадаңны сөртсәң, бирәм кирәгеңне!» дип беренче катка төшеп киткәч тә, берничә минут теге рәхәт халәттән чыга алмыйча торасың...
Тагын бер кеше - Фоат абый Галимуллин тавышы да сине авылга алып кайта... Токмач кисә-кисә радио тыңлагандай буласың. Әйтерсең лә, якында гына әниең тәмлүшкәләр пешереп йөри, әтиең гәҗит-журналлар кыштырдата. Өстәлдәге радиодан бәрхет тавышлы Фоат абый сөйли. Тыныч кына, салмак кына... Иии, дөньябызны онытып «авылга очканбыз», татар әдәбияты дәресендә хөрмәтле профессорның үзен (!) тыңлап утырабыз, ләбаса!
Ооо, ирле-хатынлы Харисовлар - җитди тема. Фираз Фәхразович йомшак, тыныч булса, Чулпан Мөхәррәмовна - ут! Морфология дәресендә һәр студентны утлы табада биетә. «Кызыл күлмәк! Зәңгәр кофта! Бас, бас! Утыр!» дип бөтен селкенгән-селкенмәгән студентны җилтерәтә генә, малакаем... Әйтерсең лә, Чулпан апа полигондагы әфисәр, ә син борын асты да кипмәгән ефрейтор. Шушы «айт-два»лардан соң, яшь егетләрнең паралары перәме җәннәт булып тоела инде менә.
Яшьләр дигәннән алар бездә берничә генә. Рәдиф Рифкатович, Рамил Хәмитович, Илфат...
Рамил Хәмитович, чәчләренә чал керә башласа да, әле өйләнмәгән. Ул дәрескә керсә, бездә синтаксис кайгысы каламы инде?! Пычагым! Чын булса, әле безнекеләрнең берсе белән свиданиедә дә торган ди. Болар дөньяларын онытып тыныш билгеләренең дөрес куелышы турында сөйләшкәндә, теге кызның кайнатырга куйган урын-җирләренә кадәр төтенли башлаган, ди, имеш! Ии, боларын ук сөйләмәскә иде инде, име...
Ә менә Рәдиф Рифкатович алай керләр яндырып йөрми. Ул студент вакытта ук зур, кара портфелен тотып, җитди кыяфәт чыгарып, җитди сүзләр генә сөйләп йөри иде. Баш инде шактый ялтырый, кулда - кара портфель, муенда - галстук. Коеп куйган профессор, минсиңайтим! Шулай булса да аның белән (ул соңгы курста укыганда) бер этлек эшләгәнбез бит әле...
Ул да, мин дә староста. Старосталар, укытучылар белән бергә чиратта торып, төп бинада бөтен группага стипендия алалар. Кыш. Караңгы тиз төшә. Кыз балага 90елларда Казан урамнарыннан бер пакет акча тотып тулай торакка кайту куркынычрак инде, кәнишне. Шуңа да соңгы пара - «Возрастная физиология» дәресеннән сорап китмәк келим. Иии, Роза Инсафовнаны беләсез бит инде! Хәтта Сәгыйтов та аның янында чүп кенә! Шундый итеп карады, шундый итеп әйтеп куйды! Тәнемдәге 206 сөякнең һәммәсе дә куркуымнан шалтырап куйды, малай!
Дәрес беткәч стипендия алырга килсәм, су буе чират. Чират башында Рәдиф Рифкатович булса, ахырында мин чайкалам. Чакырып үз алдына матур гына бастырып куйды бу мине, сүз әйтүче булмады. Ник соңга калуымны да бәйнә-бәйнә сорашты, сөйләдем инде...
Шул вакытта горизонтта Фоат Галимуллович белән Роза Инсафовна күренмәсенме!.. «Фоат Галимуллович, монда килегез» дип куйды бәрхет тавышлы Җамалетдинов! Чират ахырында чайкалган Роза Инсафовна безгә шундый итеп карады, шундый итеп карады! Теге 206 сөяк тагын шакылдап куйды, бугай, җәмәгать... Кәнишне, зачетка 5-6 тапкыр килергә туры килде инде, әмма ул вакыттагы этлектән без икебез дә «бомбическая эйфория» кичердек, бугай...
Билгеле инде, Фирдәвес апа Гарипованың «Сез минем зәңгәр чәчәкләрем»; Җәүдәт ага Вилькеевның «Не пишите, а послушайте. Бу чебен мине гасабиландыра»; Зөфәр Зәйниевичның «Вижу, вижу, лежи спокойно» кебек ялкынлы фразалары безнең күңелләргә генә түгел, телләргә дә кереп калган.
Нәкъ менә шундый форматта һәр Укытучыбыз, Остазыбыз турында матур истәлекләр, хатирәләр сөйләргә булыр иде. Зинһар, үпкәли күрмәсеннәр, ул истәлекләрнең һәммәсе дә шаяру катыш тирән хөрмәт белән сугарылган...
Рәхмәт Сезгә, кадерлеләребез! Рәхмәт Сиңа, Татфак! Төпле белем, матур тәрбия бирүең өчен. Ана телебезнең матурлыгын тагын бер кат ачкан, әдәбиятына чумдырган, методикасына төшендергән өчен... Халкымның тарихын аңыбызга сеңдерү белән беррәттән, танылган язучы-шагыйрьләр, бөек шәхесләр белән очрашырга мөмкинлек тудырган өчен... Татар теле, әдәбияты, татар халкы тарихы белән генә чикләнмичә, медицина, музыка, сәнгать, фотога төшерү юнәлешләрен дә үзләштергән күпкырлы педагоглар, шәхесләр әзерләвең өчен рәхмәт... Иң мөһиме - өйдәге кебек җылы, рәхәт мөхитең, туганнарыбыз кебек Укытучыларыбыз, дусларча мөнәсәбәтең өчен рәхмәт!
Әйтәм бит: сез ничектер, мин һаман Татфакны һәм студент елларымны сагынам, төшләремдә күрәм...
Әйе, без «Безне алда санап киткән чын остазлар - бөек шәхесләр укытты!» дип ихластан горурлана алабыз. Алар арасында әле тагын академик, филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев; педагогика фәннәре докторы, профессор Җәмил Газиз улы Нигъмәтов; филология фәннәре докторы, профессор Флера Садрый кызы Сафиуллина; филология фәннәре кандидаты, Клара Зыя кызы Зиннәтуллина һәм тагын бик күп, бик күп зыялы Шәхесләр, искиткеч Остазлар бар. Һәммәсе алдында да баш иябез, алар өйрәткәнчә, алар үрнәгендә хезмәт итәбез, хезмәт итәргә сүз бирәбез!
Нәзирә Мостафина (Гыйззәтуллина)
Фотолар шәхси архивтан





Комментарийлар