Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайбычта Мәтрүшкә бәйрәме

Җир-ананың иң матур мәле, мулдан нигъмәтләрен өләшә, иренми җыеп ал гына. Халкыбызның матур йоласын торгызган Кайбыч якларына – Мәтрүшкә бәйрәменә юл тоттык.

Борындыкта башладык

Кайбыч районы Борындык авылында 7 ел элек бик матур традициягә нигез салына: Мәтрүшкә бәйрәме уздыралар. Борындык авылы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөлфия Сафиуллинаның күңелендә туа әлеге идея. «Туган җиребездә келәм кебек җәелеп мәтрүшкәләр, башка файдалы үләннәр үскән болын-кырларыбыз, сокланып туймас матур һәм бай табигатебез бар. Җыеп кына ал бит. Элек-электән әбиләребез урман юлыннан кайтып кермәгән. Менә шушы бәйләнешне кайтарыр өчен, Мәтрүшкә бәйрәме оештыру күптән күңелдә йөргән хыялым иде. 7 ел элек Борындыкта башлап җибәрдек, якташларым күтәреп алды, хәзер инде райондагы башка авыллар да кушылды», – ди ул. Зөлфия ханым үлән чәйләре ясау буенча «Нечкәбил» бренды аша да республикада күпләргә таныш. Иренең яшьтән үк үзен яратып Нечкәбил дип атавыннан туган бу атама. Әле йөрәгенә операция кичерүенә бер ай да тулмаган, ә күңелне тыеп булмый, йөгерә-йөгерә гармунчыларны барлый, табынын кора Зөлфия апа. Киләсе елда Мәтрүшкә бәйрәмен фестиваль дәрәҗәсенә күтәреп, зурлап, башка югарылыкта уздырырга хыяллана ул. Күрергә язсын!  

 

Ел саен яңа болынлык

Табигать белән бәйләнешне милли йола кысасыннан чыгарып, көнкүрешебезгә кайтаручылар, киләчәк буынга аңлатучылар ак яулыклы әбиләребез булмый кем булсын. Хәзер бу бәйрәм «Ак калфак» оешмасы активы тарафыннан район күләмендә оештырыла. Район хакимиятенең дә теләктәшлек күрсәтүенә бик рәхмәтле ханымнар.

«Татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, популярлаштырып, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең бурычыбыз. Мәтрүшкә туе да әнә шундый матур йолаларның берсе бит, – ди Кайбыч үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры, Кайбыч районы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева. – Борындыклылар бик активлар бу эштә. Алар, файдалы үләннәрне үзләре өчен генә җыеп калмыйча, тәмле чәйләр ясап, сату белән дә шөгыльләнәләр. Быел бәйрәм 50 дән артык кешене җыйды. Ел саен төрле болынлык сайлыйбыз. Шунысы да күңелле: чарада татарлар гына түгел, чувашлар, руслар да теләп катнаша. Бер-береңне хөрмәт итеп, дуслашып яшәүнең күркәм бер мисалы бу».

 

Хезмәтенә күрә сые

Иң элек барчасы болын буйлап таралып мәтрүшкә җыйдылар. Хәтфә келәмгә сибелгән ханымнар үзләре дә аллы-гөлле чәчәкләрдән ким түгел. Күңелле сөйләшүләр, хәл-әхвәл сорашулар, авыллардагы яңалыклар алмашу, көлешү-шаярышу... Яшьләр дә, сигезенче дистәсен ваклаган ак әбиләр дә туган җир кочагына чумды. Һәркемнең күңелен тырмаган мәшәкате, борчуы, дөнья гаме болынның яшеллегендә һәм күкләрнең чиксез зәңгәрлегендә эреп югалды сыман. Табигатьнең илаһи дәвалау көче әнә шулдыр, мөгаен.  

Татар халкы гомер-гомергә һәр эштән ямь һәм тәм таба белгән. Гореф-гадәтләр мирасының бай булуы да бәлки шуның белән бәйледер. Ниндидер эшкә алынып, «эшне эшләдек тә таралыштык, җәмәгать» дигән нәрсә хас түгел безгә. Хезмәтенә күрә хөрмәте һәм сые да була, күңел дигәне дә бар бит әле!

Тукыма капчыклар үләннәр белән шыплап тулгач, һәммәсе дә урман янындагы күләгәгә хәл алырга җыела. Ә анда инде күмер самавырында үлән чәе кайнап утыра. Җитез ханымнар күз ачып йомганчы хәзинәдәге җәйге авыл нигъмәтләреннән табын корып куя. Данлыклы Кайбыч юкасы, пылау, бәлеш, яшелчә, җиләк-җимешләр, оста куллы апалар әзерләгән тәм-томнар – чын туй табыны! Ул арада гармунчылар көй суза. Нинди җыр җырлыйсы дип сайланып торасы да юк, күңел үзеннән-үзе «Мәтрүшкәләр»не көйли башлый.  Ял итеп алгач, милли уеннарга күчәләр.

 

Үлән шифасы

Кайбыч үләннәренең шифасы даны еракларга таралган инде. Мәскәүләрдән, Үзбәкстаннан соратып алалар, ди Җәмилә ханым. «Үзем 30 га якын төрдәге үлән җыям, – ди ул. – Патшалары, әлбәттә, мәтрүшкә. Сыйфаты буенча сарысы файдалырак саналса да, зәңгәре тәмлерәк булгач, аны күбрәк кулланалар. Кырларга чыкканчы, бакчада да ни генә үсми бит! Әйтик, кура җиләгенең яшь чакта яфрагын, соңрак сабагын турап киптерәм, азактан инде җиләгенә чират җитә. Сабагы аеруча файдалы. Карлыганның да бөреләрен дә, яфрагын да чәйгә кушам. Гөлҗимешнең чәчәген, сентябрь урталарында җимешен җыябыз. Гөлҗимеш чәйгә тәм дә, матур төс тә бирә. Өйдә кибет чәе кулланмыйбыз. Кунакка барганда да үз кулларың белән җыеп ясалган үлән чәе – иң затлы күчтәнәч». 

Борындыкча такта чәй

Гөлҗимешне аз гына пешекләп алгач, иттарткычтан чыгарабыз. Башка үләннәрне дә иттарткычтан чыгарып, гөлҗимешкә кушып, кечерәк «коймак»лар ясыйбыз. Табага тезеп, мичтә киптереп алабыз. Такча чәе әзер!

Ләйсән Низамова, Гөлүсә Закирова, Эльмира Шәйхеева фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ