Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара яшьләр фестивале кунаклары – Казанда

11-17 сентябрьдә Екатеринбург шәһәрендә Халыкара яшьләр фестивале узды. Дөньяның 11 иленнән килгән фестиваль делегатлары сайлау көннәрендә Татарстанда кунак булды һәм сайлаларда халыкара күзәтүчеләр сыйфатында катнашты. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә чит ил кунаклары сайлау көннәрендә алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Сайлауларны оештыруда да, тавыш бирүдә дә катнашучыларның саны Татарстанда электораль программада катнашучы Халыкара яшьләр фестивале делегациясен таң калдырган. Мексикадан килгән кунак Кармона Гарсиягә Хуан Антонио белдерүенчә, ул сайлауларның үтә күренмәле узуына нык игътибар иткән. Күпчелекнең бу процесска кушылган булуы һәмаеруча яшьләрнең сайлаулар процессында актив катнашуы таң калдырды, — дип белдерде ул. Үз чиратында Көньяк Африка Республикасы вәкиле Махубе-Ранекке Йозиас Аймал белдергәнчә, Татарстанда сайлауларда кулланыла торган процесслар Көньяк Африка Республикасында да, шулай ук БРИКСНЫҢ башка илләрендә дә кулланылырга тиеш. Ул ассызыклап үткәнчә, өч көнлек тавыш бирү сайлаучылар өчен бер көн эчендә сайлауларга караганда күпкә уңайлырак. Бу сайлауларның үтә күренмәлелегендә, аларныңничек оештырылган булуында чагылыш таба. Анышулай ук сайлауларга техник инвестицияләр саны да шаккаттырган. Сайлауларга килеп, тавыш бирүче гражданнар өчен уңайлыклар тудырылган булуы һәм боларның барысы да бушлай эшләнүе, – дип билгеләде күзәтүче. Йомгаклап, ике кунак та Казанны бик тә ошатуларын, аның инфраструктурасы югары кимәлдә булуы, анда яшәүчеләрнең уңай мөнәсәбәте белән соклануларын белдерделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ