Казанга математиклар җыелды
Казанда Россия математик үзәкләренең VI конференциясе уза
Казанда 17–22 августта Россия математик үзәкләренең VI конференциясе уза. КФУ мәйданчыгында 700дән артык галим, укытучы, аспирант һәм студент, шулай ук чит илләрдән килгән белгечләр катнаша.
Конференциядә математика фәненең заманча юнәлешләре, шул исәптән алгебра, геометрия, математик анализ, математик физика, исәпләү математикасы, модельләштерү һәм ясалма интеллектның математик нигезләре турында фикер алышалар.
ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, математика бүген фундаменталь фән генә түгел, ә технологик үсешнең мөһим нигезе дә булып тора. Аның сүзләренчә, ясалма интеллект, пилотсыз системалар, геномны өйрәнү кебек заманча юнәлешләр математик ысуллардан башка үсеш ала алмый.
Конференциянең быел Казанда узуы аеруча символик: 2026 елда бөек галим Николай Лобачевскийның евклидча булмаган геометрияне ачуына 200 ел тула. Форумда Казан математик мәктәбе традицияләрен дәвам итү һәм яшь галимнәрне фәнгә җәлеп итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
Региональ фәнни-мәгариф математика үзәгенең Идел буе федераль округы хезмәткәре Рамил Баһавиев та яшь белгечләр өчен КФУда белем алу һәм үзәктә эшләүнең зур мөмкинлекләр тудыруын ассызыклады.
Конференция кысаларында беренче тапкыр Россиянең яшь математикларына премияләр дә тапшырылды. Форум 22 августка кадәр дәвам итәчәк.





Комментарийлар